Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w14 1.7. 3 б.
  • Дөнья газаплар белән тулган!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дөнья газаплар белән тулган!
  • Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Яхшы кешеләр газап чигә. Ни өчен?
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Ни өчен Аллаһы явызлыкка юл куя?
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Аллаһы газапларыбызда гаеплеме?
    Рухи сорауларга җавап
  • Кереш сүз
    Уяныгыз! 2020
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2014 ел
w14 1.7. 3 б.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | НИ ӨЧЕН ЯХШЫ КЕШЕЛӘР ГАЗАП ЧИГӘ?

Дөнья газаплар белән тулган!

Бер гаиләнең әгъзалары кайгырып һәм елап утыра

Дакка шәһәрендә (Бангладеш) яшәгән Смитаa исемле 35 яшьлек хатын-кыз кайгыртучан һәм ярдәмчел кеше булган. Кешеләр аны тырыш, шат күңелле кеше буларак белгән. Ул Аллаһы турында белгәннәрен башкаларга сөйләргә тырышкан. Смитаның кинәт кенә чирләп китүе һәм берничә көннән соң үлүе аның гаиләсе һәм дуслары өчен шаккатыргыч вакыйга булган!

30 яшьләр тирәсендәге Джеймс хатыны белән шулай ук яхшы кешеләр булган. Бер тапкыр яз көне алар Кушма Штатларның көнбатыш яр буена үз дусларына кунакка киткән, ләкин үз өйләренә Нью-Йоркка инде кире кайтмаган. Алар авариягә эләккән. Бу вакыйга аларның якыннарына һәм хезмәттәшләренә зур кайгы китереп күңелләрендә чиксез тирән бушлык калдырган.

Дөнья явызлык һәм газаплар белән тулган, һәм моңа күп кенә мисаллар бар. Сугышларда сугышчылар да, хәрби булмаган кешеләр дә үлә. Җинаятьчелек һәм җәбер-золым аркасында бер дә гаепсез кешеләр газаплана. Яшьләренә һәм җәмгыятьтәге дәрәҗәләренә карамастан, кешеләр һәлакәтләргә дучар була һәм авырулардан интегә. Табигатьтәге афәтләр шәһәрләрне җир йөзеннән юк итә. Гаделсезлек һәм кешеләрнең бер-берсенә тискәре карашта булулары киң таралган. Бәлки, сезнең үзегезнең дә газаплар кичергәнегез бардыр.

Мондый сорауларны бирү табигый:

  • Ни өчен яхшы кешеләр газап чигә?

  • Аллаһы моңа гаеплеме?

  • Бәла-казалар очраклы рәвештәме, яисә кешеләр аркасында буламы?

  • Кеше карма аркасында, ягъни үткән тормыштагы гөнаһлары нәтиҗәсендә газапланамы?

  • Әгәр Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы бар икән, ни өчен ул яхшы кешеләрне зыяннан якламый?

  • Дөнья явызлыктан һәм газаплардан кайчан да булса азат булырмы?

Бу сорауларга җавап табар өчен, безгә мондый төп ике сорауга җавап табарга кирәк: ни өчен яхшы кешеләр газап чигә һәм Аллаһы нәрсә эшләячәк?

a Исемнәр үзгәртелгән.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу