Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w14 1.8. 4 б.
  • Аллаһы сезне күзәтә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы сезне күзәтә
  • Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кардәшләр белән Йәһвә кебек мөгамәлә итегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Изге Язмалардагы «символик мәгънәгә ия» хәбәр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Һәрнәрсәдә Аллаһы җитәкчелеген эзлә
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Безнең өчен символик мәгънәгә ия хәбәр
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2014 ел
w14 1.8. 4 б.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | СЕЗ АЛЛАҺЫ ӨЧЕН МӨҺИММЕ?

Аллаһы сезне күзәтә

«Ходайның күзләре кеше юлларын күрә бит, ул аның һәр адымын күзәтеп тора» (ӘЮБ 34:21).

Әти кеше үз кечкенә улы белән уйный

Бала никадәр кечерәк булса, шулкадәр әти- әнисенең кайгыртуына мохтаҗ

НИ ӨЧЕН КАЙБЕРӘҮЛӘР ШИКЛӘНӘ? Соңгы тикшерүләр буенча, безнең галактикабызда гына ким дигәндә 100 миллиард планета бар. Галәмнең гаять зур булуы турында уйлаганда, күп кеше мондый сорау бирә: «Ни өчен Чиксез Кодрәтле Барлыкка Китерүче кечкенә планетада яшәүче кечкенә кешеләргә игътибар итәргә тиеш?»

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘ НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? Аллаһы безгә Изге Язмаларны да биргән, безнең белән кызыксынып та тора. Йәһвә безне болай дип ышандыра: «Синең белән җитәкчелек итеп, күзләремне сиңа салырмын» (Мәдхия 31:8).

Б. э. к. XX гасырда яшәгән Һаҗәр исемле бер мисырлы хатын-кызның мисалын карап чыгыйк. Ул үз хуҗабикәсе Сараяга хөрмәт күрсәтмәгәнгә, Сарая аны кимсеткән. Нәтиҗәдә Һаҗәр чүлгә качып киткән. Һаҗәр, хата ясагач, Аллаһы өчен әһәмиятсез булып киткәнме? Тәүратта: «Раббының мәләге Һаҗәрне... эзләп тапты»,— дип әйтелә. Бу фәрештә Һаҗәргә: «Раббы синең кичергән газапларыңны ишетте»,— дигән. Аннары Һаҗәр Йәһвәне «мине күрүче Алла» дип атаган (Яратылыш 16:4—13, искәрмә).

«Күрүче Алла» сезне дә күзәтә. Мәсәлән, кайгыртучан әни үз кечкенә баласына аеруча игътибарлы. Бала никадәр кечерәк булса, шулкадәр әти-әнисенең кайгыртуына мохтаҗ. Аллаһы да көчсезләргә һәм китек күңеллеләргә аеруча игътибарлы. «Мин биеклектә һәм изге урында, шулай ук басынкыларның рухларын һәм көенгәннәрнең йөрәкләрен терелтер өчен, көенгәннәр һәм рухлары басынкы булганнар белән яшим»,— дип әйтә Йәһвә (Ишагыйя 57:15).

Шулай да сездә мондый сораулар туадыр: «Аллаһы мине күзәткәндә, нәрсәгә игътибар итә? Ул мине тышкы кыяфәтемә карап хөкем итәме, яисә эчемдәгене күреп кем икәнемне аңлыймы?»

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу