БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ. УЛ СЕЗГӘ НӘРСӘ КИТЕРӘ АЛА?
Аллаһы Патшалыгы сезгә нәрсә китерәчәк?
Үткән мәкаләләрдән сез, бәлки, Аллаһы Патшалыгының Йәһвә Шаһитләре өчен бик мөһим булуын күргәнсездер. Аллаһы Патшалыгы китерәчәк кайбер фатихалар сездә кызыксыну уяткандыр. Шул ук вакыт бу фатихалар сезгә бигрәк яхшы һәм шуңа күрә чынга ашмаслык булып күренергә мөмкин.
Әйе, һәр сүзгә ышану акыллы булмас иде (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Бу яктан сез борынгы бируялеләрa кебек эш итәсез. Алар, Патшалык турындагы яхшы хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч, аны кабул иткән, ләкин аның дөреслегенә ышанырга теләгәнгә генә түгел. Алар «ишеткән сүзләрнең дөреслеген белер өчен» Изге Язмаларны җентекләп тикшергән (Рәсүлләр 17:11). Башка сүзләр белән әйткәндә, бируялеләр ишеткәннәрен Изге Язмаларда язылганнар белән чагыштырган. Нәтиҗәдә, алар яхшы хәбәрнең Аллаһы Сүзенә тулысынча нигезләнгәненә инанган.
Йәһвә Шаһитләре сезне шуны ук эшләргә чын күңелдән чакыра. Без сезгә Изге Язмаларны бушлай өйрәнергә һәм Йәһвә Шаһитләренең Аллаһы Патшалыгы турында ышануларын Изге Язмалардагы тәгълиматлар белән чагыштырырга тәкъдим итәбез.
Аллаһы Патшалыгы турында белем алудан тыш, Изге Язмаларны өйрәнеп, сез тормышта иң мөһим сорауларга җавап табарсыз.
Кеше ничек барлыкка килгән?
Тормышның максаты нинди?
Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?
Үлгәч кеше белән нәрсә була?
Җир юк ителәчәкме?
Гаилә бәхетле булсын өчен, нәрсә эшләргә?
Иң мөһиме, Изге Язмаларны өйрәнү сезгә «Аллаһыга якынлашырга» ярдәм итәчәк (Ягъкуб 4:8). Ә Аллаһыга якынлашкан саен, сез Аллаһы Патшалыгының сезгә бүген дә, киләчәктә дә күп фатихалар китерәчәген тагы да яхшырак күрерсез. Гайсә үзе, Атасына дога кылганда, болай дигән: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3).
a Бируя борынгы Македониядә шәһәр булган.