Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w14 1.12. 11 б.
  • Раштуа турындагы фактлар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Раштуа турындагы фактлар
  • Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Мәсихчеләргә Раштуаны бәйрәм итәргә кирәкме?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Ни өчен Йәһвә Шаһитләре Раштуа бәйрәмен үткәрми?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
Күзәтү манарасы 2014 ел
w14 1.12. 11 б.

УКУЧЫЛАРНЫҢ СОРАУЛАРЫ

Раштуа турындагы фактлар

Бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләр Раштуа бәйрәмен үткәрә. Алар моны төрле сәбәптән эшли. Кайберәүләр бәйрәм вакытында дуслары һәм туганнары белән бергә булырга ярата. Башкалар исә шул көнне Аллаһы Тәгалә турында уйланып һәм ярлы, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итеп йөри. Бу эшләр мактауга лаек. Әмма Раштуа бәйрәменең караңгы ягы да бар.

Беренчедән, күпләр Раштуа Гайсә пәйгамбәрнең тууы хөрмәтенә уздырыла дип саный. Ләкин тарихчыларның күбесе Гайсәнең туу көне билгесез дигән бер фикердә тора. «Христиан диненә кагылышлы сораулар» дигән китапта: «Беренче мәсихчеләр Гайсәнең туу көнен билгеләргә дә тырышмаган»,— дип әйтелә. Нәрсәдә сәбәп? Шул ук китап буенча, «аларның мәҗүсиләр йолаларыннан читтә торасы килгән» («The Christian Book of Why»). Шунысы игътибарга лаек: Изге Язмаларда Гайсә үзенең туган көнен яисә башка берәүнекен бәйрәм иткән дип әйтелми. Ул үз шәкертләренә туган көнен түгел, ә үлгән көнен бәйрәм итәргә кушкан (Лүк 22:19).

Икенчедән, күп кенә белгечләр шуның белән ризалаша: Раштуа йолаларының күбесе мәсихчеләрдән түгел, ә мәҗүсиләрдән күчеп килгән. Бу йолалар арасында — Кыш бабай, чыршы, бүләк бирү-алу, шәм кабызу, чыршы ботакларының бәйләмнәре, гимн җырлау. Шушы йолаларның кайберләре турында «Католик чиркәүнең тышкы ягы» дигән китапта: «Раштуа бәйрәме вакытында бүләкләр биргәндә-алганда, йортларны һәм чиркәүләрне яшел ботаклар белән бизәгәндә, без, бәлки, мәҗүсиләр йолаларын үтибездер. Моның турында кем дә булса беләме соң?» — диелә («The Externals of the Catholic Church»).

«Раштуа бәйрәме вакытында бүләкләр биргәндә-алганда, йортларны һәм чиркәүләрне яшел ботаклар белән бизәгәндә, без, бәлки, мәҗүсиләр йолаларын үтибездер. Моның турында кем дә булса беләме соң?»

Әмма сез, бәлки: «Бу зыянсыз йолаларда начар нәрсә бармы соң?» — дип гаҗәпләнерсез. Өченче якка игътибар итеп, бу сорауга җавап алыйк. Аллаһы мәҗүсиләр йолалары катыш гыйбадәт кылуны хуп күрми. Үз пәйгамбәре Амос аша ул борынгы үҗәт Исраил халкына: «Мин сезнең бәйрәмнәрегезне нәфрәт итәм, аларга җирәнеп карыйм... Шау-шулы җырларыгызны җырламагыз»,— дигән (Амос 5:21, 23).

Ни өчен ул шулкадәр каты әйткән? Борынгы Исраилнең төньяк патшалыгы кылган эшләргә игътибар итик. Беренче патша Йәрихәбәм Дан белән Бәйтел шәһәрләрендә ике алтын бозау сынын куйган. Нәтиҗәдә, халык Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә йөрми һәм Йәһвәгә тиешенчә гыйбадәт кылмый башлаган. Алар ялган илаһларга табынган. Патша шулай ук яңа бәйрәмнәр үткәрергә кушкан һәм руханилар куйган, алар халыкка бу яктан ярдәм итәргә тиеш булган (1 Патшалар 12:26—33).

Бәлки, кемдер исраиллеләрнең яхшы ниятләре булган дип әйтер. Алар бит Аллаһыга гыйбадәт кылырга һәм аңа ярарга теләгән! Ләкин Йәһвә Амос һәм башка пәйгамбәрләр аша аларның эшләрен хөкем иткән. Малахий аша ул: «Мин — Йәһвә, мин үзгәрмим»,— дигән (Малахий 3:6). Шушы сүзләрдән Аллаһы Тәгаләнең Раштуа бәйрәменең күпчелек йолаларын хуп күрмәгәне әллә күренмиме?

Югарыдагы фактлар күп кешеләрне Раштуа бәйрәмен үткәрмәскә дәртләндергән. Андый кешеләр дуслары һәм туганнары белән бергә вакытны теләсә кайчан үткәрә, ярлыларга һәм мохтаҗларга теләсә кайчан ярдәм итә, билгеле бер көнне көтеп утырмый. Бу эшләрдән алар зур шатлык кичерә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу