Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp16 № 4 3 б.
  • Игътибарга лаек сорау

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Игътибарга лаек сорау
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар безнең көннәргә кадәр ничек килеп җиткән?
    Уяныгыз! 2007
  • Яшәү өчен көрәш
    Изге Язмалар Аллаһы яки кеше сүземе?
  • А3 Изге Язмалар безнең көннәргә кадәр ничек сакланып калган?
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • А3 Изге Язмалар безнең көннәргә кадәр ничек сакланып калган?
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
wp16 № 4 3 б.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНЫП КАЛГАН?

Игътибарга лаек сорау

Бер ир кеше кулында Изге Язмаларны тота; аның карашында шик чагыла

Дини язмалар арасында Изге Язмаларга тиң китап юк. Башка бер китап та шулкадәр озак вакыт дәвамында шулхәтле күп кешеләрнең ышануларына тәэсир итмәгән. Шул ук вакыт бүтән һичбер китап та андый җентекле тикшеренүгә һәм тәнкыйтькә дучар булмаган.

Мәсәлән, кайбер белгечләр бүгенге Изге Язмаларның ышанычлы булуына шикләнә. «Без төп нөсхә текстын төгәл итеп торгызганыбызга инанган була алмыйбыз,— дип әйтә дини тикшеренүләр буенча бер профессор.— Безнең хаталар тулы күчермәләр генә бар, һәм аларның күбесе төп нөсхә язылганнан соң гасырлар үткәч кенә ясалган булган, шуңа күрә алар төп нөсхәдән, һичшиксез, меңнәрчә яклардан аерылып тора».

Башкалар Изге Язмалар текстының дөреслегенә алган дини тәрбияләре аркасында шикләнә. Мәсәлән, Файзал исемле ир-атны шуңа өйрәтеп үстергәннәр: Изге Язмалар — изге китап, әмма ул үзгәртелгән булган. «Шуңа күрә кешеләр миңа Изге Язмалар турында нәрсәдер әйтергә теләгәндә, мин моңа шикләнеп карый идем,— дип әйтә ул.— Аларның бит Изге Язмаларның төп нөсхәсе юк. Ул үзгәртелгән!»

Изге Язмалар үзгәртелгән булганмы, юкмы икәнлеге мөһимме? Шуның турында уйланыйк: әгәр дә сез Изге Язмалардагы киләчәккә кагылышлы юатучы вәгъдәләрнең төп нөсхәдә чыннан да язылганын төгәл белмәсәгез, аларга ышана аласызмы? (Римлыларга 15:4) Бүгенге Изге Язмалар китаплары кешеләр язган хаталы күчермәләр генә булса, сез эшкә, гаиләгә я дингә кагылышлы мөһим карарлар кабул иткәндә Изге Язмалардагы принципларны кулланырсызмы?

Изге Язмаларның төп нөсхә китаплары юкка чыккан булса да, без борынгы күчермәләрне, шул исәптән Изге Язмаларның меңләгән кулъязмаларын, тикшерә алабыз. Бу кулъязмалар, тышкы шартларның тәэсире аркасында бозылуга, очраган каршылыкларга, шулай ук текстны үзгәртер өчен куелган тырышлыкларга карамастан, ничек сакланып калган? Аларның сакланып калуы үзегездә булган Изге Язмаларның дөреслегенә ышанычыгызны ничек ныгыта ала? Киләсе мәкаләләрдән Изге Язмаларның сакланып калуы турындагы хәбәрне карап чыгып, бу сорауларга җавап табыгыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу