ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ УКУДАН НИЧЕК КҮБРӘК ФАЙДА АЛЫРГА?
Ничек укый башларга?
Изге Язмаларны шатланып укырга һәм моннан күбрәк файда табарга нәрсә ярдәм итәчәк? Күпләргә бу яктан булышкан биш киңәшкә игътибар итегез.
Яхшы шартлар булдырыгыз. Тыныч урын табарга тырышыгыз. Дикъкать белән укый алыр өчен, игътибарыгызны читкә юнәлтәчәк нәрсәләрне киметегез. Яктылык һәм саф һава сезгә укудан күбрәк файда табарга ярдәм итәчәк.
Дөрес карашта булыгыз. Изге Язмалар күктәге Атабыздан булганга, сез кайгыртучан атадан өйрәнергә әзер булган бала кебек булсагыз, зур файда алырсыз. Изге Язмаларга карата начар, алдан ук ялгыш карашта булсагыз, Аллаһы үзегезне өйрәтә алсын өчен, шул караштан арынырга тырышыгыз (Зәбур 25:4).
Укыр алдыннан дога кылыгыз. Изге Язмаларда Аллаһының фикерләре язылган, шуңа күрә гаҗәпләнәсе юк, безгә аның Сүзен аңлар өчен аның ярдәме кирәк. Аллаһы «үзеннән сораучыларга изге рухны» бирергә вәгъдә итә (Лүк 11:13). Изге рух сезгә Аллаһының фикерләү рәвешен аңларга булыша ала. Вакыт узу белән изге рух «Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен» үзләштерер өчен зиһенегезне ачар (1 Көринтлеләргә 2:10).
Аңлап укыгыз. Максатыгыз материалны укып чыгу гына булмасын. Укыганнарыгыз турында тирәнтен уйланыгыз. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Берәр кеше турында укыганда, аның нинди сыйфатларын күрәм? Моны тормышымда ничек куллана алам?»
Максатлар куегыз. Изге Язмаларны укудан файда алу өчен тормышыгызны чын-чынлап баетачак нәрсә турында белергә тырышыгыз. Сез мондый максатлар куя аласыз: «Минем Аллаһы турында күбрәк беләсем килә. Минем яхшырак кеше, яхшырак ир я хатын буласым килә». Аннары бу максатларга ирешергә ярдәм итәчәк Изге Язмалардагы өзекләрне сайлагыз.a
Бу биш киңәш сезгә укуыгызны башларга ярдәм итәчәк. Ләкин укуны ничек тагы да кызыграк итәргә? Киләсе мәкаләдә кайбер тәкъдимнәр бар.
a Бу яктан Изге Язмалардагы нинди өзекләрнең туры килгәнен төгәл белмәсәгез, Йәһвә Шаһитләре сезгә ярдәм итәргә шат булачак.