Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp17 № 3 3 б.
  • Дүрт җайдак һәм сез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дүрт җайдак һәм сез
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Дүрт җайдак. Кемнәр алар?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Кереш сүз
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Дүрт җайдакның чабуы
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
  • Украинадагы сугыш аркасында дөньякүләм азык-төлек кризисы көчәя бара
    Төрле темалар
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
wp17 № 3 3 б.
Дүрт ат чабып бара

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ДҮРТ ҖАЙДАК. АЛАРНЫҢ ЧАБЫП БАРУЫ НӘРСӘ АҢЛАТА?

Дүрт җайдак һәм сез

Дүрт гайрәтле ат һәм аларның җайдаклары ургылып чаба, тояклар ут чыгара! Бу күренеш шулкадәр реаль, әйтерсең лә, алар Изге Язмалар битеннән сикереп чыга! Беренче ат ак, аның җайдагы — яңа гына таҗ кидерелгән данлыклы патша. Аннан соң кызыл ат чаба, аның җайдагы бәтен җирдән тынычлыкны ала. Аның артыннан өченче ат — төн кебек кара ат бара, аның җайдагы кулына үлчәү тоткан. Бу төп ризыкның булмавы турында кайгылы хәбәр белдерә. Дүртенче ат аксыл-саргылт төстә, авырулар һәм башка һәлакатле куркынычлар турында алдан хәбәр бирә, аңа Үлем үзе атланган. Ә аңа ияреп Кабер бара, ул коточкыч уңыш — үлеләрне җыя! (Ачылыш 6:1—8)

«Бу дүрт җайдак турында укыгач, мин курыктым. Хөкем көне килсә, мин, әзер булмаганга, исән калмаячакмын дип уйладым» (Кристал).

«Мине төрле төстәге атларга атланган дүрт үзенчәлекле җайдак хәйран калдырды. Бу күренешнең мәгънәсен аңлагач, барысы акылга ятышлы булып күренде» (Эд).

Ә сездә бу дүрт җайдак нинди хисләр уята? Сез Кристал яки Эд кебек хис итәсездер. Һәрхәлдә, бу җайдакларның атларда чабып баруы Изге Язмаларның соңгы китабы Ачылыштагы иң яхшы билгеле күренешләрнең берсе булып тора. Бу күренешне аңлау сезгә файда китерә алганы турында сез белә идегезме? Аллаһының вәгъдәсе буенча, сез бу пәйгамбәрлек китабын укып, өйрәнеп һәм анда язылганнарны үтәп чын бәхет таба аласыз (Ачылыш 1:1—3).

Кайберәүләрне дүрт җайдак турындагы күренеш куркытса да, аның максаты сезне куркыту түгел. Чынлыкта, миллионлаган кеше әйтүенчә, бу күренеш аларның иманын ныгыткан һәм хәтта аларга матур киләчәккә өмет күрсәткән. Ул сезгә дә файда китерергә мөмкин! Киләсе мәкаләне укыгызчы.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу