ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ФӘРЕШТӘЛӘР. АЛАР БАРМЫ? МОНЫ БЕЛҮ МӨҺИММЕ?
Сезнең сакчы фәрештәгез бармы?
Изге Язмалар һәр кешенең сакчы фәрештәсе бар дип өйрәтми. Әлбәттә, Гайсә бер тапкыр әйткән: «Шул кечеләрнең [Гайсә шәкертләренең] берсенә дә түбәнсетеп карамагыз, чөнки сезгә шуны әйтәм: аларның фәрештәләре күктәге Атамның йөзен һәрвакыт күреп торалар» (Маттай 18:10). Әмма бу сүзләр белән Гайсәнең һәр кеше сакчы фәрештәгә ия дип әйтәсе килмәгән. Аның сүзләре буенча, фәрештәләр аның һәр шәкерте белән бик кызыксына. Әмма Аллаһының хезмәтчеләре, фәрештәләр яклаячак дип, акылсыз һәм саксыз эш итеп, үзләрен куркыныч астына куймый.
Бу фәрештәләр кешеләргә булышмый дигәнне аңлатамы? Юк (Зәбур 91:11). Кайберәүләр Аллаһының үзләрен фәрештәләр аша яклаганына һәм җитәкчелек биргәненә бик нык ышана. Беренче мәкаләдә искә алынган Кеннет нәкъ шулай уйлый. Без бу дөресме, юкмы икәнен төп-төгәл әйтә алмасак та, бәлки, ул хаклыдыр. Йәһвә Шаһитләре вәгазьләгәндә, еш кына фәрештәләрнең ярдәм иткәненә дәлилләр күрә. Әмма фәрештәләр күзгә күренми, шуңа күрә Аллаһының, кешеләргә төрле яклардан ярдәм итәр өчен, фәрештәләрне никадәр еш куллана икәнен без әйтә алмыйбыз. Шулай да без Чиксез Кодрәт Иясенә биргән һәр ярдәме өчен рәхмәтләр белдергәндә, дөрес эшлибез (Көләсәйлеләргә 3:15; Ягъкуб 1:17, 18).