Эчтәлек
3 Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Төркия
28 АВГУСТ 2017 — 3 СЕНТЯБРЬ 2017
Бу мәкаләдә без материаль байлыгыбыз ярдәмендә Йәһвә һәм Гайсә белән дуслыкны ничек булдырырга икәнен карап чыгарбыз (Лүк 16:9). Мәкаләдә шулай ук бүгенге комсыз коммерция дөньясының колы ничек булып китмәскә икәнлеге һәм Йәһвәгә хезмәттә күбрәкне эшләр өчен нәрсә эшләп булганлыгы турында сүз барачак.
4–10 СЕНТЯБРЬ 2017
12 «Елаучылар белән бергә елагыз»
Мәсихчегә якын кешесен югалту ачысын ничек кичереп чыгарга? Йәһвә кирәкле юанычны безгә Гайсә Мәсих, Изге Язмалар һәм мәсихче җыелыш аша бирә. Бу мәкаләдә якын кешене югалтканда юанычны ничек табып булганы һәм башкаларны ничек юатып булганы турында аңлатыла.
11–17 СЕНТЯБРЬ 2017
17 Ни өчен без Йәһвәне мактарга тиеш?
147 нче мәдхиядәге сүзләр Аллаһы хезмәтчеләрен Йәһвәне мактарга өнди. Мәдхия җырлаучыны Йәһвәне мактарга нәрсә дәртләндергән? Бу мәкаләдә шушы сорауга җавап бирелә һәм ни өчен без Аллаһыны мактарга тиеш икәне турында аңлатыла.
18–24 СЕНТЯБРЬ 2017
22 Йәһвә «бөтен уй-ниятләреңне уңышлы итсен»
Күп кенә яшь кардәшләр ашкыну белән тулы вакытлы хезмәттә катнаша. Синең дә андый теләгең бармы? Бу мәкаләдә бәхетле киләчәккә алып бара торган максатлар куярга ярдәм итәчәк Изге Язмаларга нигезләнгән яхшы киңәшләр бирелә.