Эчтәлек
3 Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Мадагаскар
26 ФЕВРАЛЬ 2018 — 4 МАРТ 2018
7 «Ул арыган кешегә көч... бирә»
Тормыш авырлыклары безне басканда, безгә нәрсә эшләргә? Бу мәкаләне карап чыгып, без Йәһвәнең ярдәмен кабул итәргә өйрәнербез. Өстәвенә, без 2018 елның еллык шигыренә игътибар итәрбез.
5—11 МАРТ 2018
12 Искә алу кичәсен бәйрәм итү безне берләштерә
Быел Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе 31 март, шимбә көнне, үткәреләчәк. Без бу вакыйгага ничек әзерләнә алабыз? Ул безгә рухи яктан нинди файда китерер? Искә алу кичәсе Аллаһы халкының бердәмлегенә ничек өлеш кертә? Бу сорауларга җавапларны бу мәкаләдә табыгыз.
12—18 МАРТ 2018
17 Барысына да ия булган Аллаһыга без нәрсә бирә алабыз?
Бездә булганның барысы — Йәһвәдән. Шулай да ул без аның оешмасының эшчәнлегенә матди яктан булышлык күрсәтербез дип көтә. Бу мәкаләдә без Йәһвәне матди әйберләребез белән ничек данлый алганыбыз һәм ни өчен без моны эшләргә тиеш икәнлеге карала.
19—25 МАРТ 2018
22 Мәхәббәтнең нинди төре безне чыннан да бәхетле итә ала?
26 МАРТ 2018 — 1 АПРЕЛЬ 2018
27 Кешеләр арасындагы аерманы күрегез
Бу «соңгы көннәрдә» кешеләргә чын мәхәббәт түгел, ә мәхәббәтнең бозык бер төре хас, әмма бу аларны бәхетле итми, чөнки чын бәхет Аллаһыны яратудан килә (2 Тим. 3:1). Бу ике мәкаләнең беренчесендә сүз нәкъ моның турында барачак. Икенче мәкаләдә кешеләрнең тискәре сыйфатлары Аллаһы халкының матур сыйфатлары белән чагыштырылачак.