Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w18 декабрь 9 б.
  • Хәтерлисеңме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хәтерлисеңме?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Хәтерлисеңме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Йәһвә игътибар күрсәтә
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2022)
  • «Мин аның йөзенә бәреп әйттем»
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
  • Тормыш иптәшен акыл белән сайлагыз
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2022)
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
w18 декабрь 9 б.

Хәтерлисеңме?

Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Изге Язмалар Аллаһының безне кызганганын ничек күрсәтә?

Борынгы исраиллеләр Мисырда коллыкта булганда, Аллаһы аларның газап чигүләрен күргән (Чыг. 3:7; Ишаг. 63:9). Без Аллаһы сурәтендә барлыкка китерелгәнгә, кызгану хисен чагылдыра алабыз. Без үзебезне кайвакыт Аллаһының яратуына лаек түгел дип хис итсәк тә, Аллаһы безгә шәфкатьле (bp198, 8, 9 б.).

Гайсә кешеләргә тискәре карашларыннан арынырга ничек ярдәм иткән?

Гайсә көннәрендә күп кенә яһүдләрнең тискәре карашлары булган. Мәсих исә басынкы булырга өйрәткән һәм милләтчелекне хөкем иткән. Ул үз шәкертләренең бер-берсен кардәшләрчә яратуларын теләгән (bw595, 9, 10 б.).

Аллаһының Мусаны вәгъдә ителгән җиргә кертмәгәненнән без нәрсәгә өйрәнәбез?

Мусаның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре бик якын булган (Кан. 34:10). Чүлдә 40 ел йөргәннән соң, исраиллеләр су булмаганлыктан зарлана башлаган. Бу инде икенче тапкыр булган. Аллаһы Мусага кыяга эндәшергә кушкан. Әмма моның урынына Муса кыяга суккан. Бәлки, Йәһвә Мусаның бирелгән күрсәтмәләр буенча төгәл эш итмәгәненә һәм аңа могҗиза өчен дан китермәгәненә ярсыган (Сан. 20:6—12). Бу безнең өчен сабак булып тора: Йәһвәгә буйсыну һәм дан китерү бик тә мөһим (bw596, 13, 14 б.).

Кешеләрне тышкы күренешләренә карап хөкем итсәк, нинди хата кылуыбыз бар?

Кешеләр еш кына бер-берсен милләт, бай булу-булмау я яшь буенча бәяли. Без кешеләргә Йәһвә күзлегеннән карарга өйрәнергә тиеш (Рәс. 10:34, 35) (bw597, 8—12 б.).

Олы яшьтәге кардәшләр башкаларга ничек ярдәм итә ала?

Үз вазифаларын яшьләргә тапшырган олы яшьтәге абый-кардәшләр Аллаһы өчен кадерле, һәм аларның башкаларга ярдәм итәр өчен әле дә күп мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, алар апа-кардәшләребезнең хакыйкатьтә булмаган ирләренә вәгазьләргә, актив булмаганнарга булышырга, өйрәнүләр үткәрергә һәм хезмәтләрен киңәйтергә мөмкин (bw598, 8—11 б.).

Безнең нинди өйрәтү кораллары бар?

Коралларыбыз күп: визит карточкалары һәм чакыру кәгазьләре, бер үк принцип буенча төзелгән сигез буклет, «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналлары, өйрәнү үткәрер өчен ике китап һәм берничә брошюра, дүрт файдалы видеоролик, шул исәптән «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеоролик (bw599, 16 б.).

Гыйбрәтле сүзләр 23:23 буенча эш итеп, без ничек «хакыйкатьне сатып ала» алабыз?

Без хакыйкать өчен акча түләмибез. Шулай да, хакыйкатькә ия булыр өчен, без вакытыбызны һәм көчебезне сарыф итәбез (w18.11, 4 б.).

Һошиянең үз хатыны Гомәрия белән ничек эш иткәненнән нәрсәгә өйрәнеп була?

Гомәрия иренә кат-кат хыянәт иткән, ләкин Һошия, аны кичереп, аның белән аерылышмаган. Мәсихче дә, тормыш иптәше хыянәт итсә, аны кичерә ала. Үз тормыш иптәше белән яңадан җенси мөнәсәбәтләргә керә башласа, бу мәсихче аның белән инде аерылыша алмый (w18.12, 13 б.).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу