Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 11/07 3 б.
  • Белдерүләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Белдерүләр
  • Безнең изге хезмәтебез 2007
Безнең изге хезмәтебез 2007
km 11/07 3 б.

Белдерүләр

◼ Таратыр өчен әдәбият. Ноябрь: «Хикәяләр китабы». Кеше балалары юк дисә, «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!» дигән брошюраны тәкъдим итегез. Декабрь: «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Гыйнвар: «Хикәяләр китабы». Яки, җыелышта булса, «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт», «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!», «Аллаһыга чынлап буйсынырга вакыт» дигән брошюралар һәм «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактатны тәкъдим итеп була. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере». Март: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Апрель һәм май: «Күзәтү манарасы» журналы. Гайсә үлемен искә алу кичәсенә һәм махсус ачык нотыкка килгән яңа кызыксынган, әмма җыелышка йөрмәгән кешеләргә килеп-китәр өчен аерым тырышлыклар куярга кирәк. Максат: Изге Язмалар өйрәнүе башлау.

◼ Декабрь аенда 5 шимбә һәм якшәмбе көне булганга, ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен яхшы мөмкинлек бар.

◼ Культура һәм дин ягыннан бездән аерылып торган кешеләргә шаһитлек бирер өчен, Изге Язмаларга нигезләнеп бастырылган басмалар бар. Әдәбият өчен җаваплы кардәштә бу басмалар исемлеге бар.

◼ Кан турында документны тутырмаган вәгазьчеләрне моны эшләргә дәртләндерәбез. Безнең кан җибәрүдән баш тартырга хокукыбыз бар. Бу документ бу хокукыбызны яклый. Өлкәннәр, кирәк булса, ярдәм күрсәтә ала. («Патшалык хезмәтебез» (рус), 2006 ел, ноябрь санын карагыз).

◼ Вәгазьчеләргә ай дәвамында үткәрелгән өйрәнү турындагы бланкны (S-3) башка тутырырга кирәкми. Әмма аларга өйрәнүләр санын үз отчетларында (S-4) тиешле баганада күрсәтергә кирәк. S-3 бланкы җыелыш очрашулары өчен генә кулланылачак.

◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2007 елда, 24 февральдә Старая Русса (Новгород өлкәсе); 7 июльдә Алтайский п-да. (Алтай өлкәсе) һәм Суровикино шәһәрендә (Волгоград өлкәсе); 28 июльдә Архипо-Осиповкада (Краснодар өлкәсе) Патшалык Залларын багышлау үтте.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу