Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. 2010 ел, гыйнвар: «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы. Җыелышта булса, «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Аллаһы җитәкчелеге» брошюраларын яки «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактат тәкъдим итегез. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере» китабы. Март: «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы. Китапны калдыргач яки кешенең бу китабы инде булса, вәгазьче Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышырга тиеш. Апрель һәм май: «Күзәтү манарасы» журналын тәкъдим итегез. Кызыксынган кешеләргә, шул исәптән Кичәгә яки башка мәсихче очрашуларына килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә булмаган кешеләргә кабат килеп-киткәндә, «Хак тәгълиматлар» дигән китапны тәкъдим итәргә һәм бу китап буенча Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Июнь: «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы. Кешенең бу китабы инде булса, башка 192-битле китап тәкъдим итеп була.
◼ Февраль аеннан башлап район күзәтчеләре яңа ачык нотык белән чыгыш ясаячак: «Аллаһы Патшалыгы инде хәзер безнең өчен нәрсә эшли?».
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2009 ел, 26 сентябрьдә Кронштадтта (Ленинград өлкәсе) һәм 10 октябрьдә Ногирда (Төньяк Осетия респ.) Патшалык Залларын багышлау үтте.