Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Март: Өйрәнүләр үткәрер өчен китап. Китапны калдыргач яки кешенең бу китабы инде булса, вәгазьче Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышырга тиеш. Апрель һәм май: «Күзәтү манарасы» журналын тәкъдим итегез. Кызыксынган кешеләргә, шул исәптән Кичәгә яки башка мәсихче очрашуларына килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә булмаган кешеләргә кабат килеп киткәндә, өйрәнүләр үткәрер өчен китапны тәкъдим итәргә һәм бу китап буенча Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Июнь: Өйрәнүләр үткәрер өчен китап. Кешенең бу китабы инде булса, башка 192-битле китап тәкъдим итеп була. Июль һәм август: 32-битле брошюралар. Шулай ук «Йәһвә Шаһитләре. Кемнәр алар?», «Утлы тәмуг Аллаһы әҗереме?» дигән трактатларны тәкъдим итеп була.
◼ Җыелышка журналларның яңа саннары килгәч, аларны вәгазьчеләргә тизрәк таратырга кирәк. Бу аларга журналларның эчтәлеге белән вәгазьдә тәкъдим иткәнгә кадәр танышырга мөмкинлек бирәчәк.
◼ Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсе 2010 елның 30 март, сишәмбе көнне үткәреләчәк. Кичәдә яңа җыр китабыннан 8 (6) һәм 5 (26) җырны җырларга кирәк. Җыелыш очрашуыгыз гадәттә сишәмбе көнне үтсә, аны атнаның башка көненә күчерер өчен, тырышырга кирәк. Патшалык Залы белән күп җыелышлар кулланса һәм очрашуны күчереп булмаса, аны үткәрмәскә була. Хезмәт очрашуындагы җыелышыгыз өчен аеруча файдалы пунктларны икенче атнадагы хезмәт очрашуында үткәреп була.
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2009 ел, 12 декабрьдә Түбән Новгород һәм Дзержинскийда (Түбән Новгород өлкәсе) һәм 13 декабрьдә Борда (Түбән Новгород өлкәсе) Патшалык Залларын багышлау үтте.