Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Апрель һәм май: «Күзәтү манарасы» журналын тәкъдим итегез. Кызыксынган кешеләргә, шул исәптән Кичәгә яки башка мәсихче очрашуларына килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә булмаган кешеләргә кабат килеп-киткәндә, өйрәнүләр үткәрер өчен китапны тәкъдим итәргә һәм бу китап буенча Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Июнь: 192-битле китаплар. Өйрәнүләрне башларга тырыш. Июль һәм август: 32-битле брошюралар. Шулай ук «Йәһвә Шаһитләре. Кемнәр алар?», «Утлы тәмуг Аллаһы әҗереме?» дигән трактатларны тәкъдим итеп була.
◼ Җыелышларда өлкә, район һәм махсус конгресслар узган атналарда Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү, Теократик хезмәт мәктәбе һәм Хезмәт очрашуы булмаячак. Шуңа күрә без барыгызны бу өч очрашуның материалын үзегезгә, мәсәлән Гаилә белән гыйбадәт кылу киче вакытында, карап чыгарга дәртләндерәбез.
◼ 2010 елның Искә алу кичәсе белән бәйле «Тыныч һәм куркынычсыз тормыш кайчан булачак?» дип аталган махсус ачык нотык яңгыраячак.
◼ Апрель аеннан башлап 2010 елда үтәчәк өлкә конгресслары өчен плакеткалар җыелышларга киләчәк. Аларга заказ бирмәгез. Җыелышта бейджларны алырга теләүче кеше булса, аларны алыр өчен заказ җибәрегез.
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2009 ел, 26 декабрьдә Железногорскида (Красноярск крае) һәм 2010 ел, 2 гыйнварда Тобольскида (Төмән өлкәсе) Патшалык Залларын багышлау үтте.