Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2010 ел, 26 апрель атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 1 март атнасыннан алып 26 апрель атнасына кадәр үткән материал буенча 20-минутлык кабатлау үткәрәчәк.
1. Нагомиянең «Раббы миңа шуның кадәр хәсрәтләр җибәреп, мине бәхетсезлеккә дучар итте» дип нәрсә әйтәсе килгән? (Рут 1:21) [w05 1.5. 30 б., 1 абз.]
2. Рут нинди сыйфатлары аркасында «инсафлы хатын» дип аталган? (Рут 3:11) [w05 1.5. 31 б., 3 абз.]
3. Ни өчен Һанна Йәһвә «үзенең патшасына ныклык бирәчәк» дип дога кылган? Ул вакытта Исраилдә кешеләрдән патша булмаган ич. (1 Пат. 2:10) [w05 1.6. 29 б., 5 абз.]
4. Ни өчен Исраил халкының үзенә патша соравы дөрес булмаган? (1 Пат. 8:5) [w05 1.12. 16 б., 17 абз.]
5. «Картайган һәм чәчләрен агарган» Шамуил башкалар хакына дога кылу ягыннан нинди үрнәк калдырган һәм бу нәрсәгә басым ясый? (1 Пат. 12:2, 23) [w07 1.6. 29—30 б., 14—15 абз.]
6. Ни өчен Шаул кенни кавеме кешеләренә аерым илтифат күрсәткән? (1 Пат. 15:6) [w05 1.6. 31 б., 1 абз.]
7. 1 Патшалык 16:17—23 тәге сүзләрне исәпкә алсак, ни өчен Шаул Давыт кемнең улы дип сораган? (1 Пат. 17:58) [w05 1.6. 32 б., 1 абз.]
8. Геф шәһәрендә туган җитди проблеманы хәл итеп Давыт безгә нинди сабак биргән? (1 Пат. 21:12, 13) [w05 1.6. 32 б., 5 абз.]
9. Йонафан үз дустын Давытны ныгытканда һәм аңа ярдәм иткәндә яратуы һәм басынкылыгы нәрсәдән күренгән? (1 Пат. 23:17) [lv 28—29 б., 10 абз., иск.]
10. Шаулның Аэндорда күрәзәче хатын белән очрашуыннан нинди сабак алып була? (1 Пат. 28:8—19) [w05 1.6. 32 б., 8 абз.]