Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 5/10 3-5 б.
  • «Син яхшы пионер булырсың!»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Син яхшы пионер булырсың!»
  • Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Охшаш мәкаләләр
  • Пионер хезмәте безне Аллаһыга якынайта
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Синең гомуми пионер булып хезмәт иткәнең бармы?
    Безнең изге хезмәтебез 2011
Безнең изге хезмәтебез 2010
km 5/10 3-5 б.

«Син яхшы пионер булырсың!»

1. Бер апа-кардәш үзенең пионер хезмәте турында нәрсә дигән?

1 «Шулкадәр зур канәгатьлек һәм рухи яктан күп фатихалар китерә торган башка бернинди эшне мин белмим». Бу сүзләрне Кете Пальм әйткән. Ул дистә еллар дәвамында Көньяк Америкадагы Чили иленең бер ягыннан икенче ягына кадәр риясыз пионер булып хезмәт иткән. Тулы вакытлы хезмәтчеләрнең фатихалары турында уйланып, берәрсе сиңа, бәлки: «Син яхшы пионер булырсың!» — дип әйтергә мөмкин.

2. Ни өчен чын канәгатьлек рухи эшләрдә катнашу белән бәйле икәнен аңлат.

2 Канәгатьлек китергән тормыш юлы. Безгә үрнәк калдырган Гайсә, үзенең Атасының ихтыярын башкаруда көч тапкан (Яхъя 4:34). Шуңа күрә Гайсәнең үз шәкертләрен Йәһвәгә гыйбадәт кылу белән бәйле эшләрдә катнашу чын канәгатьлек китерә дип өйрәтергә хакы булган. Тормышыбызда Йәһвә хуплаган эшләр күп булганда, бу безгә канәгатьлек китерә. Өстәвенә, күбрәк вакытыбызны, көчебезне һәм милкебезне башкаларга ярдәм итәр өчен багышлап, без тагы да бәхетлерәк булабыз (Рәс. 20:31, 35).

3. Хезмәтебезгә күбрәк вакыт багышласак, безне нәрсә шатландырачак?

3 Күбрәк вәгазьләгән саен, Изге Язмалар өйрәнүләрен башлап һәм үткәреп шатлык табарга мөмкинлекләр күбрәк булачак. Күп кешеләр хакыйкатькә карата ваемсыз булып күренсә дә, пионер булып хезмәт итә башлаганнан соң, территориябезгә карашыбыз үзгәрергә мөмкин. Бер ел тирәсендә пионер булып хезмәт иткән вәгазьчеләрне Пионерлар хезмәтенең мәктәбенә чакыралар һәм алар анда алган тирән белемнәрне куллана алалар (2 Тим. 2:15). Хезмәт итүне дәвам итәбез икән, без хакыйкать орлыкларын чәчеп, аларның соңрак җимешләр китерүен күрәчәкбез (Вәг. 11:6).

4. Яшьләргә, мәктәпне тәмамлап килгәндә, нәрсә турында уйланырга кирәк?

4 Яшьләр. Син урта мәктәпне тәмамлап килсәң, үз киләчәгең турында әйбәтләп уйланасыңмы? Әлегә синең укуың графигыңда күп урын ала иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, бушаган вакытыңны ничек кулланачаксың? Дөньяви карьерага ирешергә теләр урынына, гомуми пионер булу максаты турында дога кылып уйлану яхшы булыр иде. Син чыгышлары буенча төрле булган кешеләргә вәгазьләргә, үз авырлыкларыңны җиңәргә, тәртипле булырга өйрәнәчәксең һәм өйрәтүгә осталыгыңны үстерәчәксең. Шундый сәләтләр сиңа гомерең буе файда китерәчәк.

5. Әти-әниләр һәм җыелыштагы кардәшләр яшьләрне пионер хезмәтен башларга ничек дәртләндерә ала?

5 Әти-әниләр, сез, үз балаларыгызны тулы вакытлы хезмәтне сайларга дәртләндерәсезме? Сезнең сүзләрегез һәм яхшы үрнәгегез аларга Патшалык эшләрен беренче урынга куярга ярдәм итәчәк (Мат. 6:33). Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң пионер хезмәтен башлаган Рей болай дип әйтә: «Минем әнием һәрвакыт пионер хезмәтен иң зур канәгатьлек китерә торган тормыш юлы дип саный иде». Җыелышта барысы үз сүзләре һәм ярдәме белән пионер булырга дәртләндерә ала. Испаниядә яшәүче Хосе болай ди: «Минем җыелыштагы кардәшләр пионер хезмәтен яшьләр өчен иң яхшы эш дип саный. Аларның сүзләре һәм пионер хезмәте өчен рәхмәтле булулары, шулай ук аларның ярдәмнәре миңа пионер хезмәтен башларга булышты».

6. Әлегә пионер хезмәтен башларга теләгебез булмаса, нәрсә эшләргә?

6 Авырлыкларны җинү. Әмма син пионер булып хезмәт итәргә теләмәсәң, нәрсә эшләргә? Шулай хис итәсең икән, Йәһвәгә үз хисләрең турында дога кыл һәм аңарга болай дип әйт: «Пионер хезмәте минем өченме — мин белмим, ләкин мин сиңа яраклысын эшләргә телим» (Мәд. 61:9; Гыйб. сүз. 23:26). Аннан соң Йәһвәнең җитәкчелеген аның Сүзе һәм оешмасы аша эзлә. Күп гомуми пионерлар башта ярдәмче пионер булып хезмәтнең бу төрен татып караганнар һәм алар кичергән шатлык аларны тулы вакытлы хезмәтне башларга дәртләндергән (Мәд. 33:9).

7. Аена 70 сәгать вәгазьләү таләбен үти алмам дигән шикләрне ничек җиңәргә?

7 Аена 70 сәгать вәгазьләү таләбен үти алмам дип шикләнсәң, нәрсә эшләргә? Шартлары синеке кебек булган пионерлар белән сөйләшеп кара (Гыйб. сүз. 15:22). Аннары берничә график язып куй. Мөһим булмаган эшләрне калдырып хезмәт өчен вакытны бүлеп кую, син башта уйлаганга караганда, җиңелрәк икәнен күрерсең (Эфес. 5:15, 16).

8. Ни өчен безгә вакыт-вакыт үзебезнең шартларыбызны тикшереп чыгарга кирәк?

8 Шартларыңа яңа караш белән кара. Шартларыбыз еш кына үзгәрә. Вакыт-вакыт үзеңнең шартларыңны яңадан тикшереп чыгу яхшы булыр иде. Мәсәлән, син пенсиягә чыгарга җыенасың ди. Пенсиягә иртәрәк чыккан Рэнди болай дип әйтә: «Мондый карар миңа хатыным белән гомуми пионер хезмәтен башларга ярдәм итте һәм бу безгә вәгазьчеләр кирәк булган җиргә күчеп, анда хезмәт итәргә мөмкинлек бирде. Үземнең карарым өчен мин чиксез күп фатихалар алдым, әмма иң зур фатиха — саф вөҗдан».

9. Ирле-хатынлыларга нәрсә турында уйланырга кирәк?

9 Кайбер гаиләләр үз шартларын тикшереп чыкканнан соң, икесенә дә сигез сәгать эшләргә кирәкми икәнен аңлаган. Әйе, моның өчен гаиләгә тормышны гадиләштерергә кирәк булырга мөмкин, әмма бу тырышлыклар юкка гына түгел. Джонның хатыны хезмәтне киңәйтер өчен күптән түгел сигез сәгатьлек эштән чыккан, һәм Джон болай дип сөйли: «Хатынымның көне буе рухи эшләрдә катнашканын белү миңа зур шатлык китерә».

10. Мәсихчеләрне пионер хезмәте турында уйларга нәрсә этәрә?

10 Яратуның һәм иманның роле. Йәһвә вәгазьләү йөкләмәсен иң мөһим эш итеп билгеләгән, һәм бу эштә һәрберебез катнаша ала. Бу иске дөнья тиздән юк булачак, һәм Йәһвә исемен чакырган кешеләр генә исән калачак (Рим. 10:13). Йәһвәне бөтен йөрәктән яратканга күрә һәм аның безгә карата эшләгәннәре өчен рәхмәтле булганга күрә, без аның улының ашкынып вәгазьләргә дигән йөкләмәсен үтибез (Мат. 28:19, 20; 1 Яхъя 5:3). Өстәвенә, без чынлап та соңгы көннәрдә яшибез икәненә ышанабыз һәм бу безне калган вакытта бу дөнья белән тулысынча файдаланмаска, ә хәлебездән килгәнчә хезмәт итәргә дәртләндерә (1 Көр. 7:29—31).

11. Берәрсе сиңа яхшы пионер булырсың дип әйтсә, моңа ничек карарга кирәк?

11 Гомуми пионер хезмәте аена 70 сәгать вәгазьдә үткәрергә таләп итә, ләкин шундый хезмәт күбрәкне аңлата: бу Аллаһыга тугры булуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Берәрсе сиңа яхшы пионер булырсың дип әйтсә, аның сүзләренә мактауга кебек кара. Бу канәгатьлек китерүче хезмәттә катнашкан кешеләргә кушылу турында дога кылып уйлан.

[4 биттәге сүзләр]

Әти-әниләр, сез, үз балаларыгызны тулы вакытлы хезмәтне сайларга дәртләндерәсезме?

[5 биттәге сүзләр]

Йәһвә вәгазьләү йөкләмәсен иң мөһим эш итеп билгеләгән, һәм бу эштә һәрберебез катнаша ала.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу