Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 1/11 1 б.
  • Шатлык китерә торган эш

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Шатлык китерә торган эш
  • Безнең изге хезмәтебез 2011
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сез дә шәкертләр булдыру эшендә катнаша аласыз!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Өйрәнүчегезне суга чумдырылуга әзерләгез (II өлеш)
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Шәкертләр булдыру эше сиңа шатлык китерсен
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Өйрәнүчегезне суга чумдырылуга әзерләгез (I өлеш)
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2011
km 1/11 1 б.

Шатлык китерә торган эш

1. Бүген кешеләр нинди яктан савыга?

1 Беренче гасырда кайбер кешеләр башкаларның физик яктан савыкканын үз күзе белән күргән һәм моңа шатланган булган (Лүк 5:24—26). Бүген без кешеләргә рухи яктан савыктырырга ярдәм итәбез, шуңа күрә шатлык кичерәбез (Ачыл. 22:1, 2, 17). Безгә, әлбәттә, кешеләрнең Йәһвә Сүзе һәм аның изге рухы ярдәмендә үз тормышларын үзгәрткәне турында уку бик ошый. Әмма кешеләргә рухи яктан савыктырырга ярдәм итү, ягъни алар белән Изге Язмалар өйрәнүен уңышлы үткәрү, безгә күбрәк фатихалар китерәчәк.

2. Берәрсен хакыйкатькә өйрәткәндә, без нинди шатлык кичерә алабыз?

2 Аллаһы исеме нинди? Ни өчен ул газапларны рөхсәт итә? Аллаһы Патшалыгы кешеләр өчен нәрсә эшләячәк? Без өйрәнүчебезгә бу сорауларга җавап бирергә шатбыз. Әмма без аның хакыйкатьне белеп шатлануын күрсәк, бу безгә шулай ук шатлык китерә (Гыйб. сүз. 15:23; Лүк 24:32). Рухи яктан үсеп, ул Йәһвә исемен куллана, башкарак киенә, тышкы кыяфәтен үзгәртә һәм башкаларга вәгазьли башлый, шулай ук үзенең начар гадәтләрен ташлый. Ул, үз тормышын Йәһвәгә багышласа һәм суга чумдырылса, безнең кардәшебез һәм хезмәттәшебез булып китәчәк. Бу адымнарның һәрберсе — шатланыр өчен сәбәп (1 Тес. 2:19, 20).

3. Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен, нәрсә эшләп була?

3 Син катнаша аласыңмы? Шатлык китерә торган эштә катнашасың килсә, Йәһвәгә Изге Язмалар өйрәнүе турында дога кыл һәм соңыннан үз догаларың буенча эш ит (1 Яхъя 5:14). Кешеләр булган урыннарда вәгазьлә. Кешеләргә алар өйдә булган вакытта килергә тырыш. Изге Язмалар өйрәнүен һәрбер уңайлы очракта тәкъдим ит (Вәг. 11:6). Кызыксынган кешене тапсаң һәм аның йөрәгенә хакыйкать орлыгын чәчсәң, бу орлыкка су сибәр өчен, кешегә кабат кил (1 Көр. 3:6—9).

4. Ни өчен безгә Изге Язмалар өйрәнүен ашыгычлык хисе белән тәкъдим итәргә кирәк?

4 Тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләр әле бик күп. Алар белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәреп, аларга үз рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә кем ярдәм итәр микән? (Мат. 5:3, 6). Әйдәгез, урак өсте тәмамланганчы, вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә теләп катнашыйк! (Ишаг. 6:8).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу