Балаларыгызны вәгазьчеләр булырга өйрәтегез
1. Мәдхия 148:12, 13 буенча әти-әниләргә нәрсә эшләргә кирәк?
1 Йәһвә яшьләрне үзен данларга чакыра (Мәд. 148:12, 13). Шуңа күрә мәсихче әти-әниләргә дә, үз балаларын Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә һәм Аллаһының әхлакый нормаларына гына түгел, ә шулай ук яхшы хәбәрне вәгазьләвенә дә өйрәтергә кирәк. Моңа ничек ирешеп була?
2. Әти-әниләренең яхшы үрнәкләре үз балаларына ничек тәэсир итә ала?
2 Яхшы үрнәк. Гидеон исемле хаким үзенең 300 сугышчысына: «Минем нәрсә эшләячәгемә карагыз»,— дигән (Хак. 7:17). Гадәттә, балалар үз әти-әниләренә карап, алардан үрнәк ала. Бер әти кеше төннәр буе эшли, әмма шимбә көнен иртән өйгә кайтканда, ул йокларга барыр урынына үз балалары белән, арыган булса да, хезмәткә бара. Шулай итеп, ул аларны хезмәтне беренче урынга куярга кирәк икәненә берсүзсез өйрәтә (Мат. 6:33). Балаларыгызның сезнең шатланып рухи эшләрдә катнашканыгызны, мәсәлән дога кылганыгызны, Изге Язмаларны укыганыгызны, очрашуларда комментарийлар биргәнегезне һәм вәгазьләгәнегезне күргәннәре бармы? Әлбәттә, сез алар өчен камил үрнәк булмаячаксыз. Әмма сез балаларыгызны Йәһвәгә гыйбадәт кылырга өйрәтсәгез һәм бар көчегезне куеп Йәһвәгә хезмәт итсәгез, сезнең тырышлыкларыгыз киләчәктә үз җимешләрен китерәчәк (Кан. 6:6, 7; Рим. 2:21, 22).
3. Әти-әниләр үз балаларына нинди ирешә алырлык рухи максатлар куярга ярдәм итәргә тиеш?
3 Ирешә алырлык максатлар. Әти-әниләр армый-талмый үз балаларын күп нәрсәгә, мәсәлән йөрергә, сөйләшергә һәм киенергә өйрәтә. Шуңа күрә әти-әниләр, балалары үз максатларына ирешкәч, аларга яңа максатлар куярга ярдәм итә. Ә мәсихче әти-әниләр, моннан тыш, үз балаларының яшьләренә һәм мөмкинлекләренә карап, аларга рухи максатларны куярга һәм бу максатларга ирешергә ярдәм итә (1 Көр. 9:26). Сез балаларыгызга үз сүзләре белән комментарийлар бирергә һәм Теократик хезмәт мәктәбендәге йөкләмәләрен әзерләнергә ярдәм итәсезме? (Мәд. 34:18). Аларны хезмәтнең төрле төрләрендә катнашырга дәртләндерәсезме? Аларга суга чумдырылу һәм тулы вакытлы хезмәттә катнашу максатын куярга ярдәм итәсезме? Сез үз балаларыгызны шат һәм ашкынучан вәгазьчеләр белән аралашырга дәртләндерәсезме? (Гыйб. сүз. 13:20).
4. Әти-әниләренең үз балаларын бала чактан ук вәгазьләргә өйрәткәннәре балаларга нинди файда китерәчәк?
4 Мәдхия җырлаучы болай дигән: «Әй Алла, яшь чагымнан бирле, миңа өйрәткән кодрәтләреңне, әлегә чаклы белдерәм» (Мәд. 70:17). Балаларыгызны бала чактан ук вәгазьчеләр булырга өйрәтегез. Сез аларга хәзер рухи нигез салырга ярдәм итсәгез, бу аларга, әлбәттә, киләчәктә файда китерәчәк! (Гыйб. сүз. 22:6).