Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Март: Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Апрель һәм май: Брошюраларны тәкъдим итегез. Кызыксынган кешеләргә, шул исәптән Кичәгә яки башка мәсихче очрашуларына килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә булмаган кешеләргә кабат килеп-киткәндә, алар белән Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Июнь: Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз.
◼ Кытай телендә сөйләшүче кешеләргә вәгазьләгәндә, аларга «Бар милләт» (рус) дигән брошюрадан традицион (CH) һәм гадиләштерелгән кытай телендәге (CHS) битләрне күрсәт. Шулай итеп син бу кеше өчен нинди телдә уку уңайлырак икәнен белерсең. Гадәттә, Гонконгтан я Тайваньнан килгән кешеләр өчен — традицион кытай телендә (CH), ә Кытайдан килгән кешеләр өчен —гадиләштерелгән кытай телендә (CHS) уку уңай. Ләкин кешегә басмаларның аудиоязмаларын яки фильмнар биргәндә, ул кытай теленең нинди диалектында сөйләшә һәм нинди диалектын яхшы аңлый икәнен исәпкә алырга кирәк. Өстәвенә шуны истә тотарга кирәк: Кытайдан да, Тайваньнан да килгән кешеләр — кытай теленең путунхуа диалектын (CHM), ә Гонконгтан килгән кешеләр кантон диалектын (CHC) аңлый.
◼ Август аенда, хезмәт очрашуында, «Йәһвә Шаһитләре: яхшы хәбәрне таратыр өчен берләштерелгән» дигән фильм буенча фикер алышу үткәреләчәк. Кирәк булганда, бу фильмга заказны мөмкин кадәр иртәрәк җибәрергә кирәк.
◼ 2011 ел, 6 май көнне, төшке аштан соң Россия филиалында язгы җыештыру үткәреләчәк. Бу вакытта экскурсия үткәрелмәячәк.