Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Апрель һәм май: Брошюраларны тәкъдим итегез. Кызыксынган кешеләргә, шул исәптән Кичәгә яки башка мәсихче очрашуларына килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә булмаган кешеләргә кабат килеп-киткәндә, алар белән Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Майда без «Гаилә бәхетен ничек сакларга?» дигән брошюраны таратыр өчен, күп тырышлыклар куячакбыз. Июнь: Изге Язмаларны өйрәнүен башларга тырышыгыз. Өйрәнүләр үткәрер өчен китап. Кешенең бу китабы инде булса, башка 192-битле китап тәкъдим итеп була. Июль һәм август: 32-битле брошюралар. Шулай ук «Йәһвә Шаһитләре. Кемнәр алар?», «Утлы тәмуг Аллаһы әҗереме?» дигән трактатларны тәкъдим итеп була.
◼ Өлкә конгрессы үткән атна алдыннан конгресска бару белән бәйле киңәшләрне һәм искә төшерүләрне кабатлар өчен очрашу тәртибен үзгәртеп була. Конгресстан соң беренче яки икенче айда «Җыелыш ихтыяҗлары» пунктында конгресс программасыннан вәгазь өчен файдалы булган фикерләрне кабатлап була.
◼ Апрель аеннан башлап 2011 елда үтәчәк өлкә конгресслары өчен плакеткалар җыелышларга киләчәк. Аларга заказ бирмәгез. Җыелышта плакеткаларның пластик тоткычларны алырга теләүче кеше булса, аларны алыр өчен заказ җибәрегез.
◼ Май аеннан башлап, җыелышларга һәр айның беренче шимбә көнен Изге Язмаларны өйрәнүен башлар өчен кулланырга кирәк. Нәкъ шул максат белән брошюраларыбызның «Аллаһы Сүзен өйрәнегез» дигән рубрикасы бастырыла башлаган. «Безнең Патшалык хезмәтебез»нең соңгы битендә киләчәк ай өчен кереш сүзләр, шул исәптән Изге Язмалар өйрәнүен айның беренче шимбә көнендә башларга ярдәм итүче киңәшләр бастырылачак.