Яхшы укытучыны аерып торган сыйфат
1. Яхшы укытучының иң мөһим сыйфаты нинди?
1 Башкаларны Изге Язмаларга нигезләнеп яхшы өйрәтергә нәрсә ярдәм итә? Кешенең югары белемеме? Тәҗрибәсеме я тумыштан булган сәләтләреме? Сүз бер сыйфат турында бара. Бу сыйфатны күрсәтеп, кеше Муса Канунын үти. Бу сыйфат — Гайсә шәкертләренең төп үзенчәлеге һәм Йәһвәнең төп сыйфатларыннан иң мөһиме (Яхъя 13:35; Гәл. 5:14; 1 Яхъя 4:8). Бу сыйфат — ярату. Яхшы укытучылар барысын да ярату белән эшли.
2. Ни өчен безгә кешеләрне яратырга кирәк?
2 Кешеләрне ярат. Бөек Остаз, Гайсә, кешеләрне яраткан, шуңа күрә алар аны тыңларга теләгән (Лүк 5:12, 13; Яхъя 13:1; 15:13). Кешеләр турында кайгырту безне дә, һәр мөмкинлегебезне кулланып, аларга вәгазьләргә дәртләндерер. Безне бернинди дә авырлыклар, хәтта эзәрлекләүләр һәм кешеләрнең ваемсызлыгы, туктата алмас. Киресенчә, без вәгазьләгәндә очраткан кешеләргә эчкерсез кызыксыну күрсәтербез һәм аларның ихтыяҗларына карап вәгазьләү ысулларын үзгәртербез. Без һәр өйрәнүчебез белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрү өчен генә түгел, ә шулай ук аның белән өйрәнүгә әзерләнү өчен дә вакыт табарбыз.
3. Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне ярату безгә хезмәтебездә ничек ярдәм итәр?
3 Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне ярат. Гайсә Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне дә яраткан һәм аларны югары бәяләгән (Мат. 13:52). Хакыйкатьне яратсак, без яхшы хәбәрне илһам белән сөйләрбез, ә бу, әлбәттә, тыңлаучыларыбызга тәэсир итәр. Андый ярату безгә, хезмәт иткәндә, мөмкинлекләребезнең чикле булуы турында түгел, ә без вәгазьләгән кыйммәтле белем турында уйларга булышыр. Бу безгә чиктән тыш борчылмаска ярдәм итәр.
4. Ярату ничек үстереп була?
4 Ярату үстер. Кешеләргә карата ярату ничек үстерергә? Моның өчен Йәһвә һәм аның Улы кешеләргә күрсәткән ярату турында, шулай ук территориябездәге кешеләрнең авыр рухи хәле турында уйланырга кирәк (Марк 6:34; 1 Яхъя 4:10, 11). Шәхси өйрәнү үткәргән саен һәм өйрәнгәннәребез турында уйланган саен, безнең Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне яратуыбыз арта барыр. Ярату — бу изге рух җимешенең бер сыйфаты (Гәл. 5:22). Шуңа күрә безгә Йәһвәгә изге рух турында дога кылырга һәм аның безгә ярату үстерергә ярдәмен сорарга кирәк (Лүк 11:13; 1 Яхъя 5:14). Безнең югары белемебез, хакыйкатьтә тәҗрибәбез я тумыштан булган сәләтләребез бармы-юкмы, без Изге Язмаларга нигезләнеп яхшы өйрәтә алабыз. Моның өчен башкаларны яратырга кирәк.