Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2012 ел, 27 февраль атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Һәрбер сорау янында ул каралачак көннең датасы язылачак, шулай итеп Мәктәпкә әзерләнгәндә һәр атна тикшерү ясап була.
1. Ишагыйя 30:15 тәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [9 гыйн., w06 1.12. 32 б., 9 абз.]
2. Хизәкыйянең сарай башлыгы Севнаның үз вазифаларын югалтканыннан нинди сабак алып була? (Ишаг. 36:2, 3, 22) [16 гыйн., w07 1.3. 4 б., 6 абз.]
3. Ишагыйя 37:1, 14—20 дән авырлыклар кичерү турында нәрсәгә өйрәнеп була? [16 гыйн., w07 1.3. 5 б., 1, 2 абз.]
4. Ни өчен Исраил: «Юлым Ходайдан яшерелгән һәм Аллаһым эшемне оныткан»,— дип әйткән? (Ишаг. 40:27, 28) [23 гыйн., w07 1.3. 5 б., 6 абз.]
5. Ни өчен әсирлектән кайтучы еврейларга «үткәннәрне искә төшермәскә» дип әйтелгән булган? (Ишаг. 43:18—21) [23 гыйн., w07 1.3. 5 б., 7 абз.]
6. Мәсих исраиллеләргә генә вәгазьләгән. Алайса нинди мәгънәдә ул «башка халыкларга яктылык» булып тора? (Ишаг. 49:6) [6 февр., w07 1.3. 5 б., 8 абз.]
7. Гайсәнең үлеме нинди мәгънәдә Йәһвәгә яраклы булган? (Ишаг. 53:10) [13 февр., w07 1.3. 6 б., 1 абз.]
8. Ишагыйя 58:1—14 тәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [20 февр., w07 1.3. 7 б., 1 абз.]
9. Ишагыйя 59:15б—19 дагы сүзләрдән нинди сабак алып була? [20 февр., w07 1.3. 7 б., 2 абз.]
10. Ишагыйя 63:9 да Йәһвәнең нинди искиткеч сыйфатына игътибар ителә? [27 февр., w03 1.9. 29 б., 22—23 абз.]