Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Март: «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактат. Беренче килүдә Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Кеше Изге Язмаларны өйрәнергә теләмәсә, вәгазьче кешегә аны кызыксындыра торган берәр брошюра калдыра ала. Апрель һәм май: Брошюралар. Кызыксынган кешеләргә «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактатны бирегез һәм алар белән Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Кичәгә яки башка мәсихче очрашуларына килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә тормаган кешеләргә кабат килеп-киткәндә, алар белән Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Июнь: Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. «Иң бөек исем», «Кешенең үлемсез рухы бармы?» дигән трактатлар.
◼ Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсе 2012 елның 5 апрель, пәнҗешәмбе көнне үткәреләчәк. Җыелыш очрашуыгыз гадәттә пәнҗешәмбе көнне үтсә, аны атнаның башка көненә күчерергә тырышыгыз. Патшалык Залы белән күп җыелышлар кулланса һәм бу атнада очрашуны үткәреп булмаса, җыелышыгыз өчен аеруча файдалы пунктларны икенче атнадагы хезмәт очрашуында үткәреп була.
◼ «Яшьләрнең сораулары. Чын дусларны ничек табып була?» (рус) һәм «Яшьләрнең сораулары. Тормышымны нәрсәгә багышланырга?» (рус) исемле DVD фильмнар тиздән Хезмәт очрашуларының берсендә каралачак. Кирәк булса, мөмкин кадәр тизрәк җыелыш аша бу фильмнарга заказ бирергә кирәк.