Файдалы вәгазь очрашулары
Соңгы елларда Аллаһы халкының вәгазьдә күрсәткән ашкынуы ачык күренеп тора. Кардәшләребезне моңа нәрсә дәртләндерә? Башкаларга яхшы хәбәрне тагы да яхшырак җиткерергә алган өйрәтү. Һәм бу максатка ирешер өчен, вәгазь очрашулары мөһим роль уйный.
Вәгазь очрашулары кардәшләрнең йөрәкләрен һәм акылларын хезмәткә туплар өчен оештырылган. Хезмәттә катнашучылар андый очрашуларны кадерли, чөнки анда гамәли киңәшләр бирелә һәм басмаларыбызны тәкъдим итү ысуллары күрсәтелә. Бу аларга остарак вәгазьләргә булыша.
Вәгазь очрашуы кызык һәм гамәли булсын өчен, алып баручы алдан әзерләнергә тиеш. Шул чакта, бу очрашу барысына да файда китерәчәк. Кайчак абый-кардәш «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) китабыннан берәр теманы карап чыга ала. Шулай итеп, тыңлаучылар вәгазьгә әзер булачаклар. Вәгазь очрашулары 15 минуттан күбрәк булмасын.
Очрашу файда китерсен өчен, һәрберебез нәрсә эшли ала? Нинди материал каралачак икәнен белсәң, аны алдан карап чык һәм башкаларга нәрсә файда китерер иде микән дип уйлан. Ә ниндидер киңәшләрне куллануда уңышлы булсаң, кардәшләр белән уртаклаша аласың.
Дога белән очрашуны тәмамлар алдыннан, үткәрүче кардәш шуны белешсен: берәр кемгә хезмәттәш кирәкме һәм кайда вәгазьләргә икәнен беләләрме? Вәгазьгә багышланган вакытны тулысынча территориядә үткәрер өчен, җитәрлек участоклар булырга тиеш. Шулай ук догадан соң, бөтенесе дә, вакытны әрәм итмәс өчен, участокларга китсәләр, бик әйбәт булыр иде.
Яхшы итеп әзерләнгән вәгазь очрашулары безгә оештырылган булырга һәм яхшы хәбәрне кешеләргә нәтиҗәле итеп җиткерергә ярдәм итә. Сыйфатлы вәгазь очрашулары ярдәмендә, күп кенә вәгазьчеләр вәгазьдә күбрәк вакыт үткәреп, ашкынучан булып китәләр.