Очрашуның тәртибе, 1 октябрь
1 ОКТЯБРЬ АТНАСЫ
45 җыр һәм дога
□ Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
dg 11 нче кисәк, 14—18 абз. (30 мин)
□ Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: Данил 4—6 (10 мин)
№ 1: Мәдхия 76:1—21 (4 мин яисә әзрәк)
№ 2: Ни өчен чын мәсихчеләр спиритизм белән бәйле эшләрдән кача? (5 мин)
№ 3: Тормышны саклап калырга теләк канун бозуны акламый (td 16Б) (5 мин)
□ Хезмәт очрашуы
5 мин. Беренче шимбә көнне Изге Язмалар өйрәнүен башлагыз. Бу биттә китерелгән кереш сүзләрне кулланып, октябрь аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен ничек башлап булганын күрсәт. Барысын да бу шимбә көнне Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен тырышлыклар куярга чакыр.
15 мин. Без үткән хезмәт елында нинди нәтиҗәләргә ирештек? Нотык. Хезмәт күзәтчесе чыгыш ясый. Үткән хезмәт елында җыелышның вәгазьдә башкарган эшләрен карап чык һәм хезмәттәге уңышларга басым яса. Эчкерсез итеп макта. Бер-ике вәгазьчене алар белән булган берәр дәртләндерүче очрак сөйләргә чакыр. Киләсе елда җыелыш яхшыра алган бер-ике якны әйтеп кит һәм моның өчен файдалы киңәшләрне карап чык.
10 мин. Октябрь аенда брошюраны тәкъдим итү. Фикер алышу. 30—60 секунд эчендә брошюраның аеруча сезнең территориягездәге кешеләргә кызык булган берничә мәкаләгә игътибар ит. Аннан соң «Могҗизалар. Алар була аламы?» дип аталган таратыр өчен брошюраның кереш мәкаләләрен кулланып, тыңлаучылардан бу мәкаләләргә нинди сораулар биреп булганы һәм кайсы шигырьләрне кулланып булганы турында сора. Брошюраны ничек тәкъдим итеп булганын күрсәт.
26 җыр һәм дога