«Яшьләрнең сораулары. Үз тормышымны нәрсәгә багышларга?» (2 нче өлеш)
«Яшьләрнең сораулары. Үз тормышымны нәрсәгә багышларга?» дигән фильмда «Интервьюлар» өлешен сайла, аннары «Разделлар» дигән өлешне кара. Һәр өч разделны караганнан соң, икенче абзацта китерелгән сорауларга җавап бир. Шуннан соң төп менюдан «Өстәмә материал» дигән өлешне сайла һәм биш өстәмә интервьюны карап чыкканнан соң, өченче абзацта китерелгән сорауларга җавап бир.
Разделлар. Буш максатларга яки Аллаһыга багышлану? 1) Яшьләрне еш кына нинди максатларга ирешергә этәрәләр? 2) Дөньяви белем турында карар кабул иткәндә, 1 Яхъя 2:17 дәге сүзләр яшьләргә ничек ярдәм итә алалар? 3) Ни өчен без суга чумдырылу үтәргә куркырга тиеш түгел? 4) Безгә суга чумдырылуга әзерләнергә нәрсә булышачак? Хезмәттә шатлык табарга өйрәнү. 5) Ни өчен кайберәүләр хезмәттән шатлык тапмыйлар? 6) Шатлык табар өчен безгә нәрсә булыша ала? 7) Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшүдән тыш, без тагын нәрсәдән куркырга мөмкин һәм ни өчен? 8) Без куркуны ничек җиңә алабыз һәм сөйләшүне башларга ничек кыюлык үстерә алабыз? 9) Ни өчен хезмәттә осталыкны үстерү шулай ук мөһим? Хезмәт өчен ишекләр ачык. 10) Нинди мәгънәдә пионер хезмәте рухи яктан үсәр өчен күп мөмкинлекләр ача? (Флп. 3:16). 11) Ни өчен кайберәүләр пионер хезмәтен башларга шикләнеп торалар? 12) Изге Язмадагы нинди принциплар экономик сорауларны чишәргә булыша ала? 13) Үзләрен финанс яктан тәэмин итәр өчен кайбер пионерлар нәрсә эшләгән? 14) Әгәр дә шартлар аркасында тулы вакытлы хезмәтне башлап булмый икән, нәрсә эшләп була?
Өстәмә материал. Шәхси өйрәнүнең файдасы. 15) Ни өчен шәхси өйрәнү гадәте булырга тиеш? Хезмәтнең башка төрләре. 16) Ничек итеп хезмәтнең төрле өлкәләрендә катнашу безгә шатлык өстәячәк? Вефиль хезмәте. 17) Вефиль хезмәтендә нинди шатлык табып була? Хезмәтне яхшырту мәктәбе. 18) Бу мәктәптә (хәзер Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбе дип атала) укыган кардәшләр нинди файда алганнар? Миссионерлар өчен Галаад мәктәбе. 19) Петер белән Фиона миссионер хезмәтенә ничек әзерләнгәннәр, һәм Галаад мәктәбе аларга нинди файда китергән?