«Яшьләрнең сораулары. Чын дусларны ничек табып була?»
Йәһвә кешеләрне аралашу һәм дуслашу ихтыяҗлары белән барлыкка китергән (Гыйб. сүз. 17:17; 18:1, 24). Андый мөнәсәбәтләр үзара шатлык китерсен өчен, без дусларны акыллы итеп сайларга тиеш (Гыйб. сүз. 13:20). «Яшьләрнең сораулары. Чын дусларны ничек табып була?» дигән фильмны карагач, син аста китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?
Кереш.
1) Чын дус нинди була?
Дуслыкка нәрсә комачауларга мөмкин.
2) Үзеңне кире кагылган кеше итеп хис итмәс өчен, нәрсә ярдәм итә ала? (Флп. 2:4). 3) Ни өчен безнең яхшы якка үзгәрергә теләгебез булырга тиеш? Безгә кем булыша ала? (2 Көр. 13:11). 4) Күбрәк дуслар табар өчен, без нинди мөмкинлекләр булдыра алабыз? (2 Көр. 6:13).
Аллаһы белән дуслык.
5) Без Йәһвә белән ничек якын мөнәсәбәтләр булдыра алабыз, һәм ни өчен безгә моның өчен тырышлыклар куярга кирәк? (Мәд. 33:9). 6) Йәһвә безнең иң якын дустыбыз булганда, без нинди яхшы дуслар таба алабыз?
Начар дуслар.
7) Яманнар кемнәр ул? (1 Көр. 15:33). 8) Начар дуслар ничек рухилыгыбызны боза ала?
Заманча драма.
9) Изге Язмаларда Динә белән булган хәл безне нәрсәгә өйрәтә? (Ярат. 34:1, 2, 7, 19). 10) Тара Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр белән дуслыкны ничек аклаган? 11) Тараның мәктәптәге дуслары аны нинди куркыныч эшләргә этәргән? 12) Ни өчен Тараның әти-әниләре аның куркыныч хәлгә эләккәнен күздән ычкындырган? Әмма ничек итеп алар аңа рухи яктан нык булып калырга ярдәм иткән? 13) Пионер булып хезмәт иткән апа-кардәш ничек Тарага чын дус булганын күрсәткән? 14) Тараның карашы ничек үзгәргән?
Йомгаклау.
15) Бу фильмнан син нинди сабаклар алдың? 16) Син бу фильмны башкаларга ярдәм итәр өчен ничек куллана аласың?
Әйдәгез, иң бөек дуслыкны — Йәһвә белән дуслыкны сакларга ярдәм итүче дусларны сайлыйк! (Мәд. 14:1, 4; Ишаг. 41:8).