Хезмәттәге уңышлар
Шатлыклы хәбәрләр: 2012 елның май аенда Санкт-Петербургтагы филиалда зональ күзәтче сөйләгән нотыкны бөтен Россия буенча — Калининградтан Камчаткага хәтле, шулай ук Беларусь Республикасында — Патшалык Залларында һәм арендага алынган урыннарда тыңлап булды. Тулаем алганда, бу махсус очрашу программасын 174 954 кеше тыңлады. Шулкадәр күп кешенең рухи нәрсәләрне кадерләве, һәм иман ярдәмендә бер-беребезне дәртләндерә алганыбыз бик шатландыра (Мат. 5:3; Рим. 1:12).