Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2012 ел, 31 декабрь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Һәрбер сорау янында ул каралачак көннең датасы языла, шулай итеп Мәктәпкә әзерләнгәндә һәр атна тикшерү ясап була.
1. Йоил 2:1—10, 28 дә язылган бөҗәкләрнең һөҗүме турындагы пәйгамбәрлек ничек үтәлгән? [5 нояб., w07 1.11. 7 б. 1 абз.]
2. Амос 9:7—10 да язылган сүзләрдән без нинди сабак алабыз? [12 нояб., w07 1.11. 9 б., 5 абз.]
3. Үз-үзләренә чиктән тыш ышанганга Эдомлылар нәрсә белән корбан иткәннәр, һәм нәрсә турында без онытмаска тиеш? (Авд. 3, 4) [19 нояб., w07 1.11. 15 б., 6 абз.]
4. Нинди мәгънәдә Йәһвә Ниневиядә яшәүчеләргә әйткән бәла-каза җибәрүе турында үкенгән? (Юныс 3:8, 10) [19 нояб., w07 1.11. 16 б., 13 абз.]
5. Михей 3:4 тә язылган сүзләрдә без нинди сабак ала алабыз? [26 нояб., w07 1.11. 18 б., 4 абз.]
6. Наум 2:6 да әйтелгән «елга капкасы» нәрсә ул, һәм ул ничек ачылган? [3 дек., w07 1.12. 9 б., 2 абз.]
7. Аггей 1:6 да әйтелгән сүзләрнең мәгънәсе нинди һәм без нинди киңәшкә колак салырга тиеш? [10 дек., w06 1.5. 10 б., 12—15 абз.]
8. Ничек без Зәкәрия 7:10 дагы, «бер-берегезгә карата үз йөрәкләрегездә явызлык ниятләмәгез» дигән принципны куллана алабыз? [17 дек., w07 1.12. 15 б., 3 абз.]
9. Ни өчен Зәкәрия 4:6, 7 дәге сүзләр Йәһвә хезмәтчеләрен бүген юата? [17 дек., w07 1.12. 15 б., 1 абз.]
10. Малахий 3:16 да әйтелгәнчә, ни өчен без Аллаһыга карата сафлыгыбызны сакларга тәвәккәл булырга тиеш? [31 дек., br1 15.12.07 31 б., 3 абз.]