Белдерүләр
◼ Февраль: 32-битле брошюралар: «Чын иман — бәхетле тормыш ачкычы» (мөселманнар өчен), «Аллаһы җитәкчелеге. Оҗмахка алып баручы юл» (мөселманнар өчен), «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?», «Тормыш яратылган булганмы?», «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Аллаһы безне яратамы?». Кешегә кабат килеп киткәндә, Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырыш. Кешенең ихтыяҗларына карап, «Аллаһыны тыңла» һәм «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюраларны кулланып була. Март һәм апрель: бу айда таратыла торган брошюра. Кешеләргә кабат килеп киткәндә, Изге Язма өйрәнүен башларга тырышыгыз. Кешенең ихтыяҗларына карап, «Аллаһыны тыңла» һәм «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюраларны тәкъдим ит. Май һәм июнь: Трактатлар: «Хакыйкать», «Кешенең үлемсез рухы бармы?», «Үлгән якыннарыбыз өчен нинди өмет бар?», «Гаилә тормышына шатлан», «Иң бөек исем». Кешегә кабат килеп киткәндә, Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырыш һәм, кешенең ихтыяҗларына карап, «Аллаһыны тыңла» һәм «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюраларны тәкъдим ит.
◼ Кичәгә багышланган яңа нотыкның планы әзер, һәм 2013 елдан башлап Кичәдә чыгыш ясарга билгеләнгән бар докладчылар аны кулланыр. Быел «Мәсих синең өчен нәрсә эшләгәнен кадерлә!» дигән нотык яңгыраячак.
◼ 2013 елның Искә алу кичәсе белән бәйле махсус ачык нотык «Үлгәч, кеше белән нәрсә була?» дип аталачак.