Белдерүләр
◼ Март һәм апрель: бу айда таратыла торган брошюра. Кешеләргә кабат килеп киткәндә, Изге Язма өйрәнүен башларга тырышыгыз. Кешенең ихтыяҗларына карап, «Аллаһыны тыңла» һәм «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюраларны тәкъдим ит. Май һәм июнь: Трактатлар: «Хакыйкать», «Кешенең үлемсез рухы бармы?», «Үлгән якыннарыбыз өчен нинди өмет бар?», «Гаилә тормышына шатлан», «Иң бөек исем». Кешегә кабат килеп киткәндә, Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырыш һәм, кешенең ихтыяҗларына карап, «Аллаһыны тыңла» һәм «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюраларны тәкъдим ит. Июль һәм август: «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр» яки мондый 32 битле брошюраларның берсе: «Аллаһыны тыңла», «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә», «Чын иман» (мөселманнар өчен).
◼ Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе 2013 елның 26 март, сишәмбе көнне үткәреләчәк. Җыелыш очрашуыгыз гадәттә сишәмбе көнне үтсә, аны, мөмкинлек булса, атнаның башка көненә күчерегез. Хезмәт очрашуын үткәреп булмаса, өлкәннәр советы координаторы очрашуларның расписаниесен үзгәртеп, җыелышыгыз өчен аеруча файдалы пунктларны ай эчендә кайчан үткәреп булганын әйтер. Җыелышларда район күзәтчесенең килеп китүе булса, гадәттә сишәмбе кичендә үткәрелгән очрашуны шул атнаның башка киченә күчерергә кирәк.
◼ 2013 ел, 22 март, җомга һәм 23 март, шимбә көннәрне Россия филиалында (Санкт-Петербург) язгы җыештыру үткәреләчәк. Бу көннәрне экскурсия үткәрелмәячәк, һәм җыелыш әдәбиятын алыр өчен филиалга килмәгез.