Белдерүләр
◼ Сентябрь һәм октябрь: шул айда таратыла торган брошюра. Ноябрь: махсус кампания.«Патшалык турындагы хәбәр» №38, ягъни «Үлгән кешеләр кабат яшәрме?», дигән трактатны таратабыз. Аны кулланып үз территориягезне үтсәгез я ул трактатлар бетсә, Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрер өчен брошюраларны я бу трактатларның берсен таратабыз: «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?», «Оҗмахка юлны ничек табарга?». Декабрь: Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрер өчен брошюралар я бу трактатларның берсе: «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?», «Оҗмахка юлны ничек табарга?». Гыйнвар һәм февраль: «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» яки мондый 32 битле брошюраларның берсе: «Аллаһыны тыңла», «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә», «Аллаһы безне яратамы?».
◼ Искә алу кичәсе белән бәйле махсус ачык нотык 2014 елның 21 апрель атнасында яңгыраячак. Нотыкның темасы турында белдерү соңыннан әйтеләчәк. Шул атнада җыелышка район күзәтчесе килеп китсә яки җыелыш конгресска барса, махсус нотыкны киләсе атнада сөйләргә кирәк. 21 апрельгә кадәр бу нотык бер җыелышта да яңгырарга тиеш түгел.
◼ Һәрбер Патшалык Залында файдалану буенча комитет яки Залны карау буенча җаваплы абый-кардәш «Патшалык Залларын карау һәм андагы куркынычсызлык буенча тикшерү исемлеге» (CN-14) дигән бланктан сорауларны кулланып, зал нинди хәлдә икәнен белер өчен, ел саен үткәрелә торган тикшерү ясарга тиеш һәм ватык урыннарны төзәтергә һәм юридик документларны яңартырга тиеш. Тикшерү үткәрелгәч, тутырылган бланкның төп нөсхәсен 30 сентябрьгә кадәр филиалга җибәрергә, ә копияләрен Патшалык Залы белән кулланган һәр җыелышның өлкәннәр советына бирергә кирәк. Район күзәтчесе икенче килүдә тикшерү үткәрелгәнме, ватык урыннар төзәтелгәнме һәм юридик документлар яңартылганмы икәнен карап чыгачак.