Бәйрәмнәр вакытында сез нишләрсез?
Күп кенә кешеләр дини һәм милли бәйрәмнәр вакытында өйдә ял итә. Бу безгә вәгазьләр өчен яхшы мөмкинлек бирә. Җыелышлар андый вакытларда вәгазьгә кагылышлы үзгәрешләр ясарга дәртләндерелә. Территориягездә яшәгән күп кенә кеше соңрак торган булса, вәгазь очрашуының үткәрелү вакытын үзгәртү яхшырак булыр. Хезмәт очрашуында андый көннәрне вәгазьләүгә кагылышлы үзгәрешләр турында белдерү ясарга һәм кардәшләрне вәгазьдә катнашырга дәртләндерергә була. Әлбәттә, андый көннәр ял итү көне дә я үз эшләребез турында кайгырту көне дә. Шулай да сез бу көннәрне берникадәр вакыт булса да вәгазьли алыр идегезме? Алай эшләсәгез, сез, изге хезмәттә катнашып, «җаныгызны яңартырсыз» һәм зур шатлык кичерерсез (Мат. 11:29, 30).