Хезмәттәге уңышлар
2013 елның май аеннан башлап октябрь аена кадәр Россиядә билгеләнмәгән территориядә вәгазьләү кампаниясенең үткәне турында хәбәр итәргә бик шатбыз. Бу кампаниядә 910 җыелыш катнашты һәм Патшалык турындагы хәбәрне 424 районда яшәүче кеше белән уртаклашты. Шулай итеп бу ашкынучан кардәшләр рәсүл Паулда булган рухны чагылдырды. Ул болай дип язган: «Башка берәү салган нигезгә кормас өчен, мин үземә шундый максат куйдым: яхшы хәбәрне Мәсихнең исеме инде билгеле булган урыннарда вәгазьләмәскә булдым. „Аның хакында хәбәр алмаганнар күрәчәкләр һәм ишетмәгәннәр аңлаячаклар“,— дип язылган бит» (Рим. 15:20,21).