Иске саннардан файдалан
Журналлар белән брошюраларның иске саннарын җыеп барсак яисә ташлап торсак, алардан бернинди дә файда булмас. Шуңа күрә безгә аларны таратырга тырышырга кирәк. Бер генә журнал я брошюра ярдәмендә кеше хакыйкатькә килергә һәм Йәһвә исемен ялварып чакыра башларга мөмкин (Рим. 10:13, 14). Иске саннар белән нәрсә эшләргә? Әйдәгез, берничә киңәшне карап чыгыйк.
Кайбер участокларда без сирәк вәгазьлибез. Андый участокларда вәгазьләгәндә, өйдә булмаган һәр кеше өчен бер журналны я бер брошюраны калдырып була. Әмма басма беркемнең игътибарын җәлеп итмәсен.
Җәмәгать урыннарында, мәсәлән, тукталышларда я вокзалларда вәгазьләгәндә, без транспортны көтеп торган кешеләрне очратабыз. Аларга журналларның я брошюраларның иске саннарын күрсәтеп: «Сезнең ниндиен укыйсыгыз килә?» — дип әйтеп була.
Картлар йортларында, хастаханәләрдә һәм җыелыш территориягездәге башка биналарда иске саннарны калдырып була. Әмма калдырып китәр алдыннан берәр җаваплы кешедән — ул булса — рөхсәт сорарга кирәк. Ләкин анда журналлар я брошюралар инде булса, бүтән калдырма.
Һәр кешегә кабат килеп китәр алдыннан: «Аны нәрсә кызыксындыра микән?» — дип уйлан. Ул гаиләле кешеме? Ул сәяхәт итәргә яратамы? Ул бакча утыртамы? Басмаларның иске саннарын карап чык һәм аңа кызык булачак мәкаләләрне табарга тырыш. Шуннан соң бу мәкаләләрне аңа күрсәт.
Кайбер кешеләргә без кат-кат килеп йөрсәк тә, алар өйдә юк. Әмма андый кешеләр берәр вакыт өйдә булса, аларга искерәк журналны я брошюраны калдырып кит, чөнки бу басманы алар күрми калган.