Белдерүләр
Март һәм апрель: шул айда таратыла торган брошюра. Май һәм июнь: «Изге Язмалар нинди китап ул?», «Киләчәктә безне нәрсә көтә?», «Гаилә тормышын нәрсә бәхетле итә?», «Бу дөнья белән кем идарә итә?», «Газаплар кайчан да булса бетәрме?», «Үлгән кешеләр кабат яшәрме?» дигән трактатларның берсе.
Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе 2014 елның 14 апрель көнендә — дүшәмбе көнне үткәреләчәк. Җыелыш очрашуыгыз дүшәмбе көнне үтә икән, аны, мөмкин булса, атнаның башка көненә күчерегез. Хезмәт очрашуыннан баш тартырга туры килсә, өлкәннәр советы координаторы, аеруча файдалы пунктлар ай эчендә каралсын өчен, очрашуларның расписаниесен үзгәртер.