Белдерүләр
◼ Сентябрь һәм октябрь: бу айда таратыла торган брошюра. Ноябрь һәм декабрь: Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышабыз. «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?», «Үлгән кешеләр кабат яшәрме?», «Изге Язмалар нинди китап ул?», «Киләчәктә безне нәрсә көтә?», «Гаилә тормышын нәрсә бәхетле итә?», «Бу дөнья белән кем идарә итә?», «Газаплар кайчан да булса бетәрме?», «Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?» дигән буклетлар. Гыйнвар һәм февраль: төрле басмаларны, мәсәлән «Аллаһы Сүзенә кереш сүз» дигән брошюраны кулланып, Изге Язмалар өйрәнүен башлагыз, яки «Аллаһыны тыңла», «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә», «Аллаһы җитәкчелеге — Оҗмахка алып баручы юл» һәм «Тормыш яратылган булганмы?» дигән брошюраларны тәкъдим итегез.
◼ 2016 елгы Искә алу кичәсе уңаеннан 28 мартта махсус нотык яңгыраячак. Нотыкның темасы турында белдерү соңрак ясалачак. Җыелышның ул атнада конгрессы я район күзәтчесенең килеп китүе булса, махсус нотыкны киләсе атнага күчерергә кирәк. Нотык бер җыелышта да 28 мартка кадәр яңгырарга тиеш түгел.