Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb17 июнь 7 б.
  • Йәһвәнең әхлакый нормаларын үтәгез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәнең әхлакый нормаларын үтәгез
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сораулар рамкасы
    Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Кием һәм тышкы кыяфәт
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Кием-килбәтегез Аллаһыны данлыймы?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Синдә «йомшак йөрәк» бармы?
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
mwb17 июнь 7 б.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Йәһвәнең әхлакый нормаларын үтәгез

Йәһвә Аллаһы кешеләр өчен әхлакый нормалар урнаштырган. Мәсәлән, аның нияте буенча, никах бу — ир белән хатын арасында даими союз (Мт 19:4—6, 9). Ул җенси әхлаксызлыкның һәр төрен хөкем итә (1Кр 6:9, 10). Ул хәтта киемгә һәм тышкы күренешкә кагылышлы принциплар бирә, бу аның халкын аерып тора (Кн 22:5; 1Тм 2:9, 10).

Бүгенге дөньяда күпләр Йәһвәнең нормаларын кире кага (Рм 1:18—32). Аларның киеменә, тышкы күренешенә һәм тәртибенә киң таралган карашлар тәэсир итә. Күпләр гөнаһлы тәртипләре белән масаеп яши, ә башка нормалар буенча яшәгән кешеләрне тәнкыйтьли (1Пт 4:3, 4).

Йәһвә Шаһитләре буларак, без кыюлык белән Аллаһының нормаларын үтәп яшәргә тиеш (Рм 12:9). Ничек? Безгә аңа нәрсә яраклы икәнен әдәпле генә игълан итәргә кирәк. Ләкин без үзебез дә тормышыбызда югары нормаларны тотарга тиеш. Мәсәлән, кием стильләре, прическа сайлаганда, без үзебездән сорый алабыз: «Килеш-килбәтемдә Йәһвә нормалары я бу дөнья рухы чагыламы? Киемем, прическам мине Аллаһы хезмәтчесе итеп күрсәтәме?» Берәр программа я фильм сайлаганда, без үзебездән сорый алабыз: «Йәһвә бу программаны хуплар идеме? Бу фильм нинди әхлакый нормаларны тотарга өнди? Мин сайлаган күңел ачу әхлакый нормаларымны түбәнәйтергә мөмкинме? (Зб 101:3) Ул гаиләдәгеләремә я башкаларга абыну ташы булмасмы?» (1Кр 10:31—33)

Ни өчен Йәһвәнең әхлакый нормаларын тоту мөһим? Мәсих Гайсә тиздән халыкларны һәм бөтен бозыклыкны юк итәчәк (Йз 9:4—7). Аллаһы ихтыярын үтәүчеләр генә исән калачак (1Ях 2:15—17). Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвәнең әхлакый нормаларын яклыйк һәм шулай итеп безнең яхшы тәртибебезне күргән кешеләр Аллаһыны данлар (1Пт 2:11, 12).

Бер хатын кием сайлый

Киемем һәм килеш-килбәтем минем әхлакый нормаларым турында нәрсә әйтә?

«ЙӘҺВӘНЕҢ ДУСТЫ БУЛ. БЕР ИР, БЕР ХАТЫН» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Ни өчен Йәһвәнең нормалары буенча яшәү акыллы?

  • Ни өчен ата-аналарга үз балаларын Йәһвәнең әхлакый нормаларын кечкенә чактан ук өйрәтә башларга кирәк?

  • Яшьләр һәм олылар Аллаһы күрсәткән игелектән кешеләргә файда алырга ничек ярдәм итә ала?

СИН НӘРСӘ ӘЙТЕР ИДЕҢ, ӘГӘР БЕРӘРСЕ БОЛАЙ ДИСӘ...

  • «Синең гомосексуализмга карашың нинди»?

  • «Изге Язмаларның гомосексуализмга карашы тар».

  • «Гомосексуалистлар үзләрен үзгәртә алмый, алар шундый булып туган».

(yp1-U 23 бүлек; yp2-U 28 бүлек)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу