25 сентябрь — 1 октябрь
ДАНИЯЛ 4—6
47 җыр һәм дога
Рәиснең башлангыч сүзләре (3 мин яисә әзрәк)
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР
«Син Йәһвәгә берөзлексез хезмәт итәрсеңме?» (10 мин)
Дн 6:7—10. Даниялга үлем янаса да, ул Йәһвәгә хезмәт итүдән туктамаган (bw504 6, абз. 16; w06 1.11. 24, абз. 12)
Дн 6:16, 20. Дарий патша Даниялның Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булуын таныган (w03 1.12. 13, абз. 2)
Дн 6:22, 23. Йәһвә Даниялны сынауларда үзенә тугры калганы өчен фатихалаган (w10 15.2. 18, абз. 15)
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз (8 мин)
Дн 4:10, 11, 20—22. Нәбукаднизар төшендә күргән зур агач нәрсәне символлаштырган? (w07 1.9. 30, абз. 4)
Дн 5:17, 29. Ни өчен Даниял башта Бәлшәзәр патшаның бүләкләрен алмаган, ә соңрак кабул иткән? (w88-E 1.10. 30, абз. 3—5)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез Йәһвә турында нәрсә белдегез?
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез тагын нинди рухи энҗеләр таптыгыз?
Изге Язмаларны уку (4 мин яисә әзрәк): Дн 4:29—37
ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ
Беренче килү (2 мин яисә әзрәк): Тиешле планны кулланып, «Йәһвә кешеләрнең газапларына ничек карый?» дигән тема буенча фикер алышуны башла.
Кабат килеп китү (4 мин яисә әзрәк): Тиешле планны кулланып, «Йәһвә кешеләрнең газапларына ничек карый?» дигән тема буенча фикер алышуны дәвам ит.
Изге Язмалар өйрәнүе (6 мин яисә әзрәк): Тиешле планны кулланып, «Аллаһыга тугры булыр өчен, нәрсә эшләргә?» дигән теманы карап чык. Өйрәнүчене, туганнарының каршы килүләренә карамастан, Йәһвәгә карата тугрылык сакларга дәртләндер.
МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Аларны Йәһвәгә берөзлексез хезмәт итәргә өйрәт» (15 мин). Фикер алышу. Киңәшләрне карап чыкканнан соң, тәҗрибәле вәгазьче яңа вәгазьче белән хезмәттәшлек итүен күрсәтүче видеороликны күрсәт һәм фикер алыш.
Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү (30 мин): kr 18 бүлек, 9—20 абз., «Ирекле иганәләребез ничек кулланыла?» дигән рамка, «Патшалыкның идарә итүенә иманыгыз никадәр нык?» дигән кабатлау сораулары
Бу һәм киләсе атнадагы очрашуны карап чыгу (3 мин)
109 җыр һәм дога