МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Изге Язмаларны тырыш тикшерүче бул
Син, Даниял кебек, үзеңдә нык иман булуын теләр идеңме? Даниял Аллаһы Сүзен, шул исәптән пәйгамбәрлекләрне дә тырышып тикшергән (Дн 9:2). Изге Язмаларны җентекләп өйрәнү сиңа да сынауларда Аллаһыга тугры булып калырга ярдәм итәчәк. Ничек итеп? Өйрәнү Йәһвәнең вәгъдәләренә иманыңны ныгытачак (Йш 23:14). Ул шулай ук синдә Аллаһыны бар нәрсәдә тыңларга дәртләндерүче мәхәббәтеңне арттырачак (Зб 97:10). Әмма нәрсәдән башларга? Алда китерелгән киңәшләргә игътибар ит.
Нәрсә өйрәнергә? Яхшы шәхси өйрәнү үз эченә җыелыш очрашуларына әзерләнүне ала. Аңламаган шигырьләрне тикшерүгә вакыт бүлеп куйсаң, Изге Язмаларны һәр атна уку сиңа күбрәк файда китерәчәк. Кайберәүләр шәхси өйрәнү вакытында Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне, изге рух җимешенең төрле сыйфатларын яисә рәсүл Паулның миссионерлык сәяхәтләрен тирәнтен карап чыга, шулай ук Йәһвәнең иҗади эшләре турында күбрәк белергә тырыша. Әгәр көн дәвамында ниндидер соравың туса, аны язып куй һәм киләсе шәхси өйрәнүдә тикшер.
Мәгълүматны кайдан табарга? «Рухи байлыкларны эзләр өчен кораллар» дигән видеороликта яхшы киңәшләр бирелә. Үзеңне тикшерү өчен, Даниял китабының 7 нче бүлегендә тасвирланган һәр җанвар нәрсә аңлатканы турында эзләп кара.
Шәхси өйрәнү өчен күпме вакыт бүлеп куярга? Регуляр рәвештә өйрәнү — яхшы рухи сәламәтлекнең нигезе. Башта шәхси өйрәнүгә азрак вакыт бүлеп куеп, әкренләп бу вакытны арттырырга була. Аллаһы Сүзен өйрәнүне яшерелгән хәзинәне эзләү белән чагыштырып була: күбрәк хәзинә тапкан саен, тагын да күбрәк казыйсы килә! (Гс 2:3—6) Аллаһы Сүзенә карата яратуың үсәчәк һәм Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнү яхшы гадәтең булып китәчәк (1Пт 2:2).
ДАНИЯЛ КИТАБЫНЫҢ 7 НЧЕ БҮЛЕГЕНДӘГЕ ҖАНВАРЛАР НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
ӨСТӘМӘ СОРАУ:
Даниялның 7:8, 24 тәге сүзләр ничек үтәлгән?
ИКЕНЧЕ ӨЙРӘНҮЕҢДӘ:
Ачылыш китабының 13 нче бүлегендәге җанварлар нәрсәне аңлата?