Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb18 февраль 7 б.
  • Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Сорауларны уңышлы куллану

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Сорауларны уңышлы куллану
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сорауларны уңышлы куллану
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Яхшы хәбәр вәгазьләүче эшен башкарыгыз
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Сораулар куллану
    Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
  • Бөек Остаз үрнәген тотыгыз
    Күзәтү манарасы 2007 ел
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
mwb18 февраль 7 б.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Сорауларны уңышлы куллану

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? «Кеше күңелендәге уй-ниятләр — тирән сулар», ә сорауларны аларны чумырып алыр өчен чиләк белән чагыштырып була (Гс 20:5). Сораулар ярдәмендә без тыңлаучыбызны сөйләшүдә катнаштырабыз. Яхшы сайланган сораулар биреп, без мөһим мәгълүмат ишетә алабыз. Гайсә сорауларны уңышлы кулланган. Без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

Гайсә үз шәкертенә сорау бирә

КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

  • Кешенең фикерен белергә ярдәм итүче сораулар бир. Гайсә, үз шәкертләренең фикерен белер өчен, берничә сорау биргән. (Мт 16:13—16; «Сорауларны уңышлы куллану» дигән күнекмәне кара.) Син, кеше фикерен белер өчен, нинди сораулар бирә алыр идең?

  • Уйланырга дәртләндерүче сораулар бир. Петернең ялгыш фикер йөртүен төзәтер өчен, Гайсә аңа, сораулар биреп, дөрес нәтиҗәгә килергә ярдәм итүче төрле җаваплар китергән (Мт 17:24—26). Кешегә дөрес нәтиҗәгә килергә ярдәм итәр өчен, нинди сораулар биреп була?

  • Тыңлаучыңны макта. Канунчының «акыллы җавап биргәнен» күргәч, Гайсә аны мактаган (Мк 12:34). Сорауга җавап биргән кешене син ничек мактый алыр идең?

Ихтирамлы бул. Бездә Гайсәдә булган хакимлек юк. Шуңа күрә без бар кешеләргә, аеруча олы яшьтәгеләргә, таныш булмаган кешеләргә һәм хакимлеккә ия кешеләргә, карата ихтирам күрсәтергә тиеш (1Пт 2:17).

«МӘСИХ БАШКАРГАН ЭШНЕ БАШКАРЫГЫЗ. ӨЙРӘТЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫҢ БЕРЕНЧЕ ӨЛЕШЕН КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Мәгълүмат төгәл булса да, ни өчен бу өйрәтү уңышлы түгел?

  • Ни өчен без мәгълүматны тапшырудан күбрәкне эшләргә тиеш?

ВИДЕОРОЛИКНЫҢ ИКЕНЧЕ ӨЛЕШЕН КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Абый-кардәшнең сорауларны уңышлы кулланганы нәрсәдән күренә?

  • Бу абый-кардәштән тагын кайсы яклардан үрнәк алып була?

Кеше уңышсыз өйрәтү аркасында аптырашта калган; уңышлы өйрәтү кешегә хакыйкатьне ачык аңларга булыша

Безнең өйрәтүебез кешеләргә ничек тәэсир итә? (Лк 24:32)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу