АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | РӘСҮЛЛӘР 6—8
Яңа оештырылган мәсихчеләр җыелышы сынала
Әле генә чумдырылу үткән грекча сөйләшкән тол хатыннар Иерусалимда озаграк вакытка калырга булган. Әмма аларга кимсетебрәк караганнар. Бу гаделсезлек алар өчен абыну ташы булганмы я алар сабырлык белән Йәһвәнең бу эшне җайга салуын көткәнме?
Стифән ташлар атып үтерелгәч, ә җыелыш Иерусалимда каты эзәрлекләнә башлагач, мәсихчеләр бөтен Яһүдия һәм Самария буйлап таралган. Әмма алар үз хезмәтләрендә сүлпәнәеп киткәнме?
Йәһвә ярдәме белән мәсихчеләр җыелышы барысын кичереп чыккан һәм гөрләп үсә башлаган (Рс 6:7; 8:4).
ҮЗ-ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Мин сынауларны ничек кичерәм?»