МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Квебектагы хезмәтне законлаштыру»
Паул гаепләүләрне ишеткәч, кайсар каршына басарга теләген белдергән. Ул Рим гражданы булган һәм үз хокукын кулланган. Шулай итеп, ул безгә үрнәк калдырган. «Квебекта хезмәтне законлаштыру» дигән видеороликны карагыз һәм Квебекта кардәшләр, законны кулланып, ничек яхшы хәбәрне яклаганнарын белегез. Аннан соң мондый сорауларга җавап бирегез:
Квебектагы кардәшләр нинди авырлык белән очрашкан?
Алар нинди махсус буклет тараткан һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?
Эме Буше кардәш нинди хәлгә эләккән?
Канаданың Югары суды Эме Буше кардәш очрагында нинди карар чыгарган?
Кардәшләр нинди законны кулланган һәм нәтиҗәсе нинди булган?
Рухани тарафыннан котыртылган полиция хезмәткәрләре мәсихче очрашуын туктатканнан соң нәрсә булган?