МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Сез үз иманыгызның нигезен аңлата аласызмы?
Ни өчен сез тормышны Аллаһы барлыкка китергәненә ышанасыз? Берәрсе сездән моның турында сораса, ничек җавап бирер идегез? Төпле җавап бирер өчен, ике адым ясау мөһим. Беренчедән, бар нәрсәне Аллаһы барлыкка китергәненә үзегез инаныгыз (Рм 12:1, 2). Икенчедән, үз ышануыгызны башкаларга ничек аңлатырга икәнлеге турында уйланыгыз (Гс 15:28).
БАШКАЛАРНЫҢ НИ ӨЧЕН БАРЛЫККА КИТЕРҮГӘ ЫШАНГАННАРЫН КҮРЕР ӨЧЕН, «ХИРУРГ-ОРТОПЕД ҮЗ ИМАНЫ ТУРЫНДА СӨЙЛИ» ҺӘМ «ЗООЛОГ ҮЗ ИМАНЫ ТУРЫНДА СӨЙЛИ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКЛАРНЫ КАРАГЫЗ ҺӘМ МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Ни өчен Ирен Хоф Лорансо эволюциягә түгел, ә бар нәрсәне Аллаһы барлыкка китергәненә ышана?
Ни өчен Ярослав Довганич эволюциягә түгел, ә бар нәрсәне Аллаһы барлыкка китергәненә ышана?
Ни өчен сез тормышны Аллаһы барлыкка китергәненә ышанасыз? Берәр кемгә моны ничек аңлатыр идегез?
Йәһвә Шаһитләренең кайсы басмалары сезгә бар нәрсәне Аллаһы барлыкка китергәненә инанырга һәм башкаларга моны аңлатырга ярдәм итә?