АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯРАТЫЛЫШ 6—8
«Нәкъ Аллаһы кушканча эшләде»
Нух һәм аның гаиләсенең көймә төзер өчен күпме тырышлыклар куйганын күз алдына китерегез. Аларның бит бүгенге көндәге кораллар да, төзү ысуллары да булмаган.
Көймә гаять зур булган: якынча 133 м озынлыкта, 22 м киңлектә һәм 13 м биеклектә
Агачларны кисәргә, эшкәртергә һәм өскә күтәрергә кирәк булган
Көймәнең эчен-тышын сумалаларга кирәк булган
Нух гаиләсе һәм хайваннар өчен бер еллык ризык әзерләнергә тиеш булган
Бөтен эшне тәмамлар өчен, күрәсең, 40—50 ел киткән
Бу хикәя безгә Йәһвәдән авыр йөкләмә бирелгәндә ничек булыша ала?