АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯРАТЫЛЫШ 42, 43
Йосыф гаҗәеп тотнаклылык күрсәткән
Йосыф көтмәгәндә үз абыйлары белән йөзгә-йөз очрашкач, аның нинди көчле хис-тойгылар кичергәнен күз алдына китерә аласызмы? Ул үзенең кем икәнлеген ачыклап, аларны кочаклап кабул итә алган я алардан үч ала алган. Ләкин ул, хисләргә бирелмичә, уйлап эш иткән. Гаиләдәгеләрегез я башкалар сезгә берәр гаделсезлек кылса, сез нәрсә эшләрсез? Йосыф үрнәге безне мәкерле йөрәк кушканча һәм камилсез хисләргә бирелеп түгел, ә тотнаклылык һәм тыныч рух саклап эш итәргә өйрәтә.
Сез үз шартларыгызда Йосыф үрнәгенә ничек иярә аласыз?