МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Никахыгызны саклагыз
Йәһвә никах антына бик җитди карый. Ул ир белән хатын бер-берсенә «ябышырга» тиеш дип әйткән (Мт 19:5, 6). Аллаһы халкы арасында күп бәхетле парлар бар. Ләкин бер гаилә дә камил түгел, һәрбер никахта авырлыклар булгалый. Проблемаларны аерым яшәү я аерылышу белән чишеп була дигән киң таралган караштан качыйк. Мәсихче ирле-хатынлылар үз никахларын ничек саклый ала?
Биш мөһим адымга игътибар итик.
Флирт һәм әхлаксыз күңел ачулар никахны җимерә генә. Андый нәрсәләрдән качып, йөрәгегезне саклагыз (Мт 5:28; 2Пт 2:14).
Аллаһы белән дуслыгыгызны ныгытыгыз һәм үз никахыгыз белән аны шатландырырга тырышыгыз (Зб 97:10).
Яңа шәхес сыйфатларын үстерергә дәвам итегез һәм тормыш иптәшегезгә хәтта кечкенә нәрсәләрдә булышыгыз (Кл 3:8—10, 12—14).
Аралашуыгызда хөрмәт чагылсын һәм сөйләшүләрегез эчтәлекле булсын (Кл 4:6).
Тормыш иптәшегезгә карата бурычыгызны наз һәм мәхәббәт белән үтәгез (1Кр 7:3, 4; 10:24).
Мәсихчеләр, үз никахларын ныгытып, Гаиләгә Нигез Салучы Йәһвәгә дан китерә.
«БЕЗ „ЧЫДАМЛЫЛЫК БЕЛӘН ЙӨГЕРЕРГӘ“ ТИЕШ. ЯРЫШУ КАГЫЙДӘЛӘРЕН БОЗМАГЫЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Гаилә тормышы яхшы башланса да, нинди авырлыклар туарга мөмкин?
Гаиләдә мәхәббәт сүрелгән кебек тоелса да, Изге Язмалар принциплары ничек булыша ала?
Никахыгыз бәхетле булсын өчен, Изге Язмалардагы принципларны кулланыгыз
Йәһвә никахка кагылышлы нинди җитәкчелек биргән?
Никах бәхетле булсын өчен, ирдән дә, хатыннан да нәрсә таләп ителә?