Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w22 апрель 15 б.
  • Этләрем өчен тәм-том

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Этләрем өчен тәм-том
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Күчмә стендлар ярдәмендә «бар халыкларга шаһитлек бирелә»
    Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?
  • Сез беләсезме?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Йәһвәнең тугры һәм кичерергә әзер булуын кадерләгез
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
w22 апрель 15 б.
Ир кеше ике эте белән йөри. Ул этләре белән күчмә стенд янында басып торучы ирле-хатынлы парга таба бара.

Этләрем өчен тәм-том

«2014 елның языннан башлап, мин ике этем белән шәһәребезнең үзәгендә йөри башладым,— дип сөйли Орегон штатында яшәүче Ник исемле бер ир-ат.— Мин этләрем белән йөргән җирдә күчмә стенд белән Йәһвә Шаһитләре тора иде. Алар һәрвакыт шатлыклы һәм матур, пөхтә киенгән иделәр.

Йәһвә Шаһитләре кешеләргә генә түгел, ә этләремә карата да игелекле булды. Бер көнне күчмә стенд янында басып торган Элейн исемле Йәһвә Шаһите этләремне печенье белән сыйлады. Бу көннән башлап, күчмә стенд яныннан үткән саен, этләрем мине шул күчтәнәчләргә таба тарта иделәр.

Ай артыннан ай үтте. Этләрем тәмлүшкәләр белән сыйланган арада мин Йәһвә Шаһитләре белән кыска гына аралашып ала идем. Әмма мин әллә ни озак сөйләшеп торырга теләмәдем. Ул вакытта мин 70 тән узган булсам да, Йәһвә Шаһитләренең өйрәтүләре белән әллә ни таныш түгел идем. Күп кенә чиркәүләргә йөреп, алардан күңелем тәмам кайткан иде. Шуңа күрә мин Изге Язмаларны үзем өйрәнергә булдым.

Мин Йәһвә Шаһитләренең күчмә стенд белән шәһәрнең башка җирләрендә дә басып торганына игътибар итә идем. Алар барысы да бик ягымлы иде. Бөтен сорауларыма Изге Язмалардан җавап биргәнгә, минем аларга ышанычым артты.

Бер көнне Элейн миннән: „Хайваннар ул — Аллаһының бүләге, шулай бит?“ — дип сорады. Мин: „Әйе, сүз дә юк“,— дип җавапладым. Ул миңа Ишагыя 11:6—9 ны укып китте. Шул сөйләшүдән соң минем Йәһвә Шаһитләренә карашым үзгәрде. Мин аларның басмаларын алмасам да, өйрәнү турында уйлана башладым.

Шуннан соң безнең Элейн һәм аның ире Брент белән берничә кыска сөйләшү булды. Алар миңа, Маттай китабыннан алып Рәсүлләр китабына кадәр укып, Мәсих һәм аның шәкертләренең хезмәте белән танышырга киңәш итте, һәм мин шулай эшләдем дә. Тиздән, 2016 елның җәендә, мин Элейн һәм Брент белән Изге Язмаларны өйрәнә башладым.

Мин һәр өйрәнүне һәм җыелыш очрашуын зарыгып көттем. Изге Язмаларны өйрәнү миңа чын бәхет китерде. Якынча бер елдан соң мин суга чумдырылдым. Хәзер миңа 79 яшь, һәм мин хак дин тапканыма бер дә шикләнмим. Йәһвәнең мине үз гаиләсенә кабул иткәненә мин бик рәхмәтлемен!»

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу