Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w24 июнь 19 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвәнең халкы хак гыйбадәт кылуга ашкынучан
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2016)
  • «Юашлар җирне мирас итеп алачак»
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2018 ел
  • «Ул бит безнең һәрберебездән ерак түгел»
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Йәһвәнең хисләре бармы?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w24 июнь 19 б.

Укучыларның сораулары

Зәбур 12:7 дәге «Син аларны сакларсың» дигән сүзләр «мескеннәргә» кагыламы (5 нче шигырь) яисә «Йәһвәнең сүзләренәме» (6 нчы шигырь)?

Контексттан күренгәнчә, бу сүзләр мескен кешеләргә кагыла. Ни өчен алай дип әйтеп була?

Зәбур 12:1—4 тә: «Кешеләр арасыннан гаделләр юкка чыкты»,— дип әйтелә. Ә Зәбур 12:5—7 дә болай дип укыйбыз:

«„Мескеннәрнең кысрыклануы,

Ярлыларның көрсенүе аркасында,

Мин күтәрелермен,— дип әйтә Йәһвә.—

Мин аларны кимсетүчеләреннән коткарырмын“.

Йәһвәнең сүзләре саф,

Алар җир мичендә сафландырылган, җиде мәртәбә чистартылган көмеш күк.

Син аларны сакларсың, и Йәһвә,

Аларның һәрберсен бу буыннан мәңге якларсың».

5 нче шигырьдә Аллаһының мескеннәр турында әйткән сүзләре язылган: ул аларны коткарыр.

6 нчы шигырьдә «Йәһвәнең сүзләре саф», «чистартылган көмеш күк» дип әйтелә. Бу сүзләр белән бар тугры мәсихчеләр тулысынча килешә (Зәб. 18:30; 119:140).

Ә хәзер Зәбур 12:7 гә игътибар итик. Анда болай диелә: «Син аларны сакларсың, и Йәһвә, аларның һәрберсен бу буыннан мәңге якларсың». «Аларны» һәм «аларның» дигәндә, кем я нәрсә күздә тотыла?

6 нчы шигырьдә «Йәһвәнең сүзләре» дигән сүзтезмә кулланылганга, кайберәүләр 7 нче шигырьдә Йәһвәнең үз Сүзен яклавы турында әйтелә дип саный. Әлбәттә, безгә шул билгеле: дошманнар Изге Язмаларны тыярга я юк итәргә тырышса да, Йәһвә үз Сүзен һәрвакыт яклаган (Ишаг. 40:8; 1 Пет. 1:25).

Икенче яктан, 5 нче шигырьдәге фикер дә дөрес: Йәһвә кысрыкланган мескеннәрне коткара һәм аларга ярдәм итә (Әюп 36:15; Зәб. 6:4; 31:1, 2; 54:7; 145:20).

Бу ике фикер дә дөрес икән, алайса, 7 нче шигырьдәге «Син аларны сакларсың» дигән сүзләр кемгә я нәрсәгә кагыла соң?

Бу мәдхиянең эчтәлеге шушы сүзләр кешеләргә карый икәнен күрсәтә. Әйдәгез, кайбер нечкәлекләргә игътибар итик.

Зәбур 12:1 дә алданган «гаделләрнең» хәле турында әйтелә. Алдагы шигырьләрдә Йәһвә үз телләрен дөрес кулланмаучыларга каршы күтәрелер дип әйтелә. Йәһвәнең сүзләре саф һәм һәрвакыт ышанычлы булганга, аның безне яклаячагына шикләнмәскә була.

Шулай итеп, 7 нче шигырьдә Йәһвәнең мескен кешеләрне саклавы һәм аларны мәңге яклавы турында әйтелә.

Өстәвенә, грек Септуагинтасы һәм арамей таргумнары да безгә «аларны» дигән сүз «Йәһвәнең сүзләренә» түгел, ә кешеләргә карый икәнен аңларга булыша. Мәсәлән, еврей масорет текстында 7 нче шигырьдә «аларны» һәм «аларның» дип әйтелсә дә, грек Септуагинтасында «безне» һәм «безнең» дип әйтелә. Шулай ук бу шигырьдә Аллаһы «аларның һәрберсен бу буыннан» яклар дип әйтелә (Зәб. 12:7, 8). Ә инде арамей таргумнарында бу шигырь болай дип яңгырый: «И Раббы, син тәкъва кешеләрне якларсың, аларны явыз кешеләр буыныннан мәңге сакларсың. Һәр җирдә — бозык кешеләр, алар канэчкеч сөлек кебек».

Йомгаклап шуны әйтергә була: Зәбур 12:7 дәге сүзләр «мескеннәргә» кагыла һәм Аллаһы аларны яклаячагына өмет бирә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу